24.09.2024

«ТАТАР СҮЗЕ» җиңүчеләре тамашачыларны бәйгедә катнашырга чакыра

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең бишенче юбилей сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә. Катнашырга ашыгыгыз!

Бәйгенең узган сезоны җиңүчеләре Балтачтан Мәрдәновлар гаиләсе «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булып кайтты. Алар әңгәмәдә бәйгенең өстенлекләре хакында сөйләде һәм тамашачыларны да катнашырга чакырды. Уллары Раил белән Раян исә студияне гармун моңына күмде.

05a81b5e-439e-4cd5-a6c1-343699e67ac7.jpgДуслар, халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасыннан сез дә читтә калмагыз. Әдәбият сөючеләрдән видеолар көтәбез.

Премиаль фонд - 2 000 000 сум!
Сылтама буенча узыгыз һәм бәйгенең кагыйдәләре белән танышыгыз.

Главная Программа Видео Шортс Поиск