19.09.2024

Казан мәктәпләрендә көзге каникул иртәрәк башлана

22-24 октябрь көннәрендә БРИКС саммиты узу сәбәпле, Казан мәктәпләрендә көзге каникул вакытын үзгәрттеләр. Укучылар 21-28 октябрьдә ял итәчәк. Татарстанның район мәктәпләрдә көзге каникул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр планлаштырылган.

Кышкы каникулны 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, язгысын исә 22-31 мартта уздырырга киңәш итәләр. Җәйге каникулның 27 майда башлануы көтелә.

 

Главная Программа Видео Шортс Поиск