Яңалыклар

Бөтендөнья Йокы көне!

Бөтендөнья Йокы көне!

Бүген, 19 март көнне, Бөтендөнья Йокы көнен билгеләп үтәләр. Чара Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көн­не билгеләүнең максаты – йокының сәламәтлеккә йогынтысына игътибар юнәлтү. Ә ул, чыннан да, бик мөһим! Төнге йокы - кеше организмы өчен иң файдалы ял. Бөек классигыбыз Шекспир исә йокыны иң тәмле ризыкклар белән чагыштырган. Әлеге гадәти күеренеш турында кызыклы фактлар да бик күп. Шуларның кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез:   1.     Һәр кеше үз гомеренең өчтән берен төшендә үткәрә. 2.     Уртача йокы озынлыгы 8 сәгатьне тәшкил итә. 3.     Йокы процессларын өйрәнүче фән – сомнология дип атала. 4.     Коала тәүлегенә 22 сәгать йоклый. 5.     Иң озак йокламаган кеше - Ренди Гарднер. Ул 11 тәүлек йокламый Гиннесслар китабына кертелгән.   Соңгысына бәйле, сезгә киңәш: Ренди Гарднер тәҗрибәсен кабатламагыз! Киресенчә, каникуллар вакытында Коаланың гадати көн тәртибе белән яшәп карарга шәп мөмкинлек бар!   Тәмле төшләр!          

19.03.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск