11.10.2022

Без «ТЭФИ-KIDS 2022» финалында!

Дуслар, шатлыклы хәбәребез бар! Каналыбызның «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы Ләйлә Таишева «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә Россиянең телевизион «ТЭФИ-KIDS 2022» милли премиясенең финалына чыкты. «Кичке әкиятләр» тапшыруының мөхәррире – Чулпан Зәйнуллина. Бәйгенең финалы һәм бүләкләү тантанасы исә 17 октябрь көнне Мәскәүдә узачак.

«ШАЯН ТВ» каналын җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Бу – зур команданың зур хезмәте! Алга таба бөек үрләр һәм финалда уңышлар телибез!

Главная Программа Видео Шортс Поиск