Яңалыклар

Тавыш бирү!

Тавыш бирү!

 «ШАЯН ТВ» каналы тамашачылары «МИЛЛИ МУЛЬТFEST» Республика балалар кинофестиваленең «Тамашачы мәхәббәте» номинациясе җиңүчесен ачыклаячак! Һәр тамашачыбыз үзен «МИЛЛИ МУЛЬТFEST» Республика балалар кинофестиваленең жюри әгъзасе итеп хис итә алачак! Нәкъ сезнең тавыш җиңүче исемен ачыкларга ярдәм итәчәк! Сайлап алу этабының һәр турында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «ШАЯН ТВ» балалар каналы кинофестивальгә даими мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Бүген исә  shayantv.ru сайтында онлайн тавыш бирү чарасын башлап җибәрәбез! Тавыш бирү 15 апрельдән 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ул ике номинациядә узачак: «Иң яхшы мультфильм» һәм «Иң яхшы кыска метражлы фильм». Финалга 16 эш сайлап алыначак. «Тамашачы мәхәббәте»нә лаек булган 2 җиңүченең исеме 2021 елның 21 апрелендә shayantv.ru сайтында туры эфирда игълан ителәчәк.

15.04.2021
«СалаваТік»ларда кунакта!

«СалаваТік»ларда кунакта!

2021 елның 8 апрелендә 13.00 сәгатьтә Татар дәүләт “Әкият”курчак театрында, “Салават күпере” журналының YouTube каналы проектлары презентациясе үткәрелде. Бәйрәмнең рәсми өлеше мәртәбәле кунаклар – ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Фән һәм Мәгариф министрлыгыннан кунаклар катнашында үтте. Беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ» да дусларыбыз үткәргән күркәм чараны игътибарсыз калдыра алмады. Каналыбызның төп герое хезмәттәшләребезне котларга килде, балалар белән күңел ачты, бүләкләр дә алып килде! Искәртеп үтик: “ТАТМЕДИА” АҖ 2020 елдан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татмедиа JUNIOR» («Яшь Татмедиа») проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында балалар өчен YouTube каналда татар телендә тематикасы ягыннан төрле булган, төрле яшьтәге аудитория өчен видеолар әзерләнә.

08.04.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск