Башыңа ял итеп алырга мөмкинлек бир.
Ни өчен кайчак телефоннан «детокс» кирәк?
үз-үзеңә сорау биреп кара:
соңгы тапкыр кайчан син бер сәгатьтән артык булса да телефонсыз утырдың — үз теләгең белән?
Телефон хәзер гади сөйләшә торган җайланма гына түгел. Ул — дуслар, видеолар, уеннар, яңалыклар, лайклар, социаль челтәрләр. Һәм баш миенә бу бик ошый.
Һәр свайп — яңа нәрсә көтү.
Яңа видео. Яңа мәгълүмат. Яңа реакция.
Һәм баш миендә дофамин гормоны барлыкка килә — ул кәеф күтәрелү һәм «бүләк көтү» хисе өчен җавап бирә.
Проблема дофаминда түгел.
Проблема — аның артык күп булуында.
Баш мие һәрвакыт тиз «рәхәтлек» алганда, тормыш кызык түгел итеп тоела башлый. Дәресләр — акрын. Китап — күңелсез. Сөйләшү — ардыра.
Шундый очракта пауза кирәк.
Дофамин детоксы — бу куркыныч әйбер түгел. Бу бары тик тәнәфес.
Кайчак кечкенә генә тырышып алырга кирәк:
– телефонны берничә сәгатькә читкә куярга;
– иртән уянгач ук кулга алмаска;
– кичне социаль челтәрләрсез үткәрергә;
– яңалыкларны вакытлыча карамый торырга.
Башта сәер була. Бәлки бераз күңелсез дә, ләкин вакыт узгач игътибар яхшыра, кәеф кәеф күтәрелә, гади нәрсәләрдән дә рәхәтлек тоя башлыйсың.
Телефон — дошман түгел, ләкин ул синең белән идарә итә башласа — туктап алырга кирәктер.
Бөтенләйгә түгел.
Бары тик үзеңне яңадан «көйләү» өчен генә.