Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» премьера тәкъдим итә!
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» премьера тәкъдим итә!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал - «Цветняшки». Гади генә түгел, ә кечкенә мультмәктәп, чөнки һәр дәрес кызыклы маҗарага әйләнә!  Шаян укытучылар белән яшь тамашачылар белем дөньясына чумар. Чебеш Пи пирамида җыярга һәм төсле кубиклардан манара төзергә өйрәтәчәк. Мур исемле песикәй музыкаль мәсьәләләр бирер: тавыш буенча инструментны ачыкларга һәм аның ничек аталаганын әйтергә. Ә бүрекәй океанда бертөрле китларны ничек табарга икәнен күрсәтер. Куянкай һәм Айяяй исемле төлке кызыклы тизәйтемнәргә өйрәтәчәкләр! «Цветняшки»да һәр эпизод материалы уен формасында тәкъдим ителә. Бу нәни тамашачыларга уку вакытында күңелсезләнмәскә һәм дөньяны сөенеп өйрәнергә ярдәм итә. Аның белән фантазия, хәтер һәм фикерләүне үстерергә мөмкин! Мультсериалны эш көннәрендә 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

30.12.2024
«ШАЯН ТВ» Республика Яңа ел чыршысында!
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» Республика Яңа ел чыршысында!

25 декабрь көнне - мәркәзебез Казанда Республика Яңа ел чыршысы узды. Бу елны «Татнефть-Арена» боз сараенда ел дәвамында үзләрен төрле яктан актив күрсәткән балалар җыелды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов яшь тамашачыларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде. «ШАЯН ТВ»каналы да әлеге бәйрәмдә актив катнашты. Балаларга кызыклы анимацион программа, матур фотозона, аквагрим буенча остаханәләр оештырылды. Ә соңыннан нәни дусларыбызга истәлеккә үзенчәлекле буләкләр дә уйнатылды. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналының актив һәм сәләтле балалары Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен иҗади перфоманс форматындагы каршы алу да оештырдылар.Чарада каналның яшь йолдызлары катнашты: «ШАЯН ТВ»ның «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчесе, «Голос.Дети» проектының суперфиналисты – Сәид Галиуллин, «ТЭФИ KIDS - 2024» бәйгесе җиңүчесе – Ислам Хәбибуллин, блогерыбыз – Ассэль Сәләхова, «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе, Россия һәм Халыкара фестивальләр лауреаты – Рөстәм Хөсәенов һәм каналның алып баручылары.Чыгыш «ЕжеВикА» АРТ-фолк группасы башкаруындагы җыр белән тәмамланды! Шулай ук чара кысаларында сәләтле балалар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә Сәид Галиуллин Республикабыз Рәисе белән аралашты, казанышлары, хыяллары белән уртаклашты, яраткан җырын да башкаррды! Афәрин, безнең «ШАЯН»нарыбыз!

26.12.2024
«Серле Санта» - кышның иң популяр уены!
Популяр яңалыклар

«Серле Санта» - кышның иң популяр уены!

Дуслар, ниһаять, урамда кар һәм Яңа ел тылсымы да сизелә башлады! Димәк, могҗиза, бүләкләр һәм күңелле уеннар вакыты килеп җитте! Дусларыгыз белән яки сафта уйный ала торган иң кызыклы уеннарның берсе - «Серле санта» уены. Бу уенда һәр катнашучы «серле» бүләк бирүче булып тора. Ягъни сез бер кешегә бүләк бирәсез, әмма кем икәнегезне әйтмисез дигәнне аңлата! «Серле санта» уенына чек-лист: 1. Дусларыгызны чакырып, 5-20 кешедән торган төркем җыегыз. Кеше күбрәк булса, күңеллерәк! 2. Бүләкнең бәясе буенча килешегез, һәр кеше үзенчәлекле һәм алырга мөмкин булган әйберләр сайласын. 3. Һәр катнашучы үз исемен кәгазьгә яза. Аннары барлык кәгазьләр тартмага салына. Чират буенча һәр уйнаучы үзенә кәгазь тартып ала.Бу сезнең бүләк бирәчәк кешегез булачак! Шулай ук махсус онлайн сервислар белән дә куллана аласыз. 5. Алга таба дустыгыз өчен бүләк сайлау вакыты! Аның кызыксынуларын исәпкә алырга тырышыгыз. 6. Билгеләнгән көндә җыелып, бүләкләрне ачыгыз. «Серле Санта» уены - дуслар белән вакыт уздыру һәм онытылмас хәтирәләр тудыру өчен бик шәп мөмкинлек! Яңа елыгыз күңелле мизгелләр белән тулы булсын!

19.12.2024
Әкият илендә: «Куян кызы»
Популяр яңалыклар

Әкият илендә: «Куян кызы»

Бер Соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән. —        Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,— дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе тапмасын дип, ал арны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән. —        Әни, әни, минем аягым бик авырта! — дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган. —        Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,— дигән. —        Инде ни эшләргә? — дип уйга баткан Куян.— Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? — дип кайгырган. Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән: —        Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,— дигән. Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, Доктор Айбо-литның өенә үзе илтергә булган. Куян кызын күтәргән дә Доктор Айболитка киткән, Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән. Барып җитсәләр, Доктор Айболитның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. «Балаларны чиратсыз карыйм мин»,— дигән Доктор Айболит. Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа болай дигән: — Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,— дигән. Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән. Абдулла Алиш    

09.12.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск