«Баллы үзән серләре» мультсериалы
Баллы үзән — диңгез ярындагы шәһәрчек, андагы геройларның тыныч тормышларын сәер вакыйгалар боза. Күршеләренә ярдәмгә акыллы ябалак Софи һәм аның ярдәмчесе — тиен Чинк ашыга. Тиен көндез булган вакыйгаларны фотога төшерә һәм дусты ябалакка күрсәтә, чөнки Софи — төнге кош һәм тәүлекнең якты вакытын йоклап уздыра. Чинк төшергән фотосурәтләрне карап, ябалак серле хәлләрне чишәргә омтыла.
«Баллы үзән серләре» мультсериалын ВКонтактеда карый аласыз!