Яңалыклар

ГӨЛНАЗ АСАЕВА: «ВИЛЛИНЫҢ СТИЛЕН АҢЛАМЫЙМ»

ГӨЛНАЗ АСАЕВА: «ВИЛЛИНЫҢ СТИЛЕН АҢЛАМЫЙМ»

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында Гөлназ Асаева Вильданны кызганулары һәм үзен усал диюләре хакында сөйләде. - Барысы да: «Вильданны кызганыч, шундый усал Гөлназга килеп эләкте», - дип сөйли. Безнең нинди генә хәл килеп чыкса да, бөтен әйбердә гел Вильдан баш. Мин үземне яхшы итеп күрсәтүдән әйтмим. Чыннан да, бездә Вильдан баш. Беренчедән, ул миннән башлырак, уңганрак, тырышрак һәм мин барыбер анда зур авторитет күрәм. Сәхнәдә, бәлки, мин өстенрәк күренәмдер, тик тормышта мин тулысынча «ирем артында» яшим. Моның белән, һичшиксез, бәхетлемен, чөнки мин бөтен әйберне үзе эшли торган, үзе акча эшли, үзе бала үстерә торган хатын-кызлар рәтенә кермим. Барысын да Вильдан хәл итә. Ә сәхнәгә килгәндә, без аның белән бергә эшли алмадык. Аның үз юнәлеше, минем үз стилем. Мин аның стилен аңламыйм, ә ул... Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

26.01.2024
Өйдә эскимо ясыйбыз

Өйдә эскимо ясыйбыз

24 гыйнварда иң татлы бәйрәм - «Халыкара эскимо көне» билгеләп үтелә. Туңдырма бәхетле балачак символларының берсе. Өлысы да, кечесе дә бу татлыкайны бик яратып ашый. Ни өчен әлеге бәйрәм гыйнварда үткәреләме? Чөнки аны уйлап тапкан өчен 1922 елның нәкъ шушы көнендә АКШның Онава шәһәрендә тәм-томнар кибете хуҗасы Христиан Нельсон эскимога патент ала. «Эскимо» французлардан килгән сүз, дигән фикер дә бар. Эскимос костюмына охшаган балалар комбинезонын алар нәкъ шулай атап йөрткән. Шунлыктан “шоколадлы” комбинезон кигән туңдырмага эскимо дигән исем биргәннәр. Рәсем Яндекстан алынды Эскимоны үзебез ясап карыйк әле. Рецепт бик гади: Кирәк булачак: - 1 банан, - 100 грамм туңдырылган җиләк яки чия, - 150 грамм йогырт, - 1 аш кашыгы бал. Әзерләү барышы: Бананны кабыгыннан әрчеп, туңдырылган җиләкләр белән блендерга салып изәргә. Йогырт һәм бал өстәргә, яхшылап болгатырга. Формаларга салып, туңдыргычта ким дигәндә 3 сәгать тотарга кирәк. Аннары әзер, катырылган катнашманы эретелгән шоколадка манып алырга һәм кабаттан туңдыргычта бераз тотарга. Берничә минуттан эскимо әзер дә була! Бәйрәм уңаеннан үзегезне бу татлы ризык белән сөендерегез, дуслар!            

24.01.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск