19.11.2024

Көзен организмга кирәкле 5 ризык

Табиблар көзен кеше организмына файдалы 5 ризыкны атады:

1. Беренче урынга гранатны куялар. Гранат - С витамины, антиоксидантлар чыганагы. Даими гранат куллану онкологик чирләр, диабет, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләрен кисәтергә булыша. Гранатта клетчатка күп, ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта.

2. Икенче урында - кабак. Ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта торган азык җепселләренә бай, токсиннарны чыгара, холестеринны җайга сала. Кабакта бета-каротин күп, ул күзләргә, кан тамырларына файдалы. Шулай ук тире, чәч торышын яхшырта.

3. Мүк җиләге С витаминына бай, анда В группасы витаминнары, магний, селен, цинк күп, шуңа күрә ул вируслы чирләрдән саклый, иммун системасын ныгыта.

4. Сырганак - цинк, магнийга бай, анда ашкайнату системасы һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта торган азык җепселләре бар.

5. Сезонлы ризыкларга белгечләр гөмбәне дә керткән. Гөмбәнең эчәклекне пребиотиклар белән тәэмин итүен раслаганнар.

Главная Программа Видео Шортс Поиск