16.11.2024

«Сәйлән» проектының ФИНАЛ чыгарылышын карагыз

Иртәгә «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» музыкаль фестиваленең икенче финал чыгарылышы эфирга чыгачак!

Балаларга һәрвакытагыча татар эстрадасының иң шәп йолдызлары үз бәяләрен бирәчәкләр. Татарстанның халык артистлары Айдар Галимов, Эльмира Калимуллина          һәм популяр җырчы Ильгиз Шәйхразиев аларга төпле киңәшләрен биреп, тәҗрибәләре белән уртаклашачак!

Якшәмбе көнне 12:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карарга онытмагыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск