Яңалыклар

Тамашачыларга чираттагы концерт тәкъдим ителде
Канал яңалыклары

Тамашачыларга чираттагы концерт тәкъдим ителде

Бүген Казанның 127 нче мәктәбендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды. «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» шәп бүләкләр өләште! Тамашачылар «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән фотога да төшә алды. Шаян белән Мияу балаларны каршы алдылар, сәламләделәр, уйнадылар, күңелләрен күтәрделәр! Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә. Концерт барышында залда бәйрәм хисе хөкем сөрде! Ул барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Концертта катнашучылар тамашачылардан бик күп рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр!

11.10.2024
Көз көне туган кешеләрнең йөз яшькә җитү мөмкинлеге күбрәк
Кызыклы фактлар

Көз көне туган кешеләрнең йөз яшькә җитү мөмкинлеге күбрәк

Галимнәр әйтүенчә, октябрь аенда дөньяга килгән балаларның төрле өлкәдә уңышка ирешү мөмкинлеге зуррак. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көзен туган балалар чыдамрак һәм бигрәк тә апрель, май һәм июнь айларында туган яшьтәшләреннән физик яктан көчлерәк була икән. Ноябрь аенда дөньяга килгән балалар иң яхшы спортсменнар, икенче урында - сентябрь, ә өченче урында – октябрь балалары. Галимнәр фикеренчә, мондый феномен баланың карында вакытта җәй көне алган D витаминының югары дәрәҗәсе белән бәйле булырга мөмкин. Шулай ук көз аенда туганнарның озын гомерле булу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, ди белгечләр. Сентябрь, октябрь яки ноябрьдә дөньяга килгән кешеләрнең йөз яшькә кадәр яшәү ихтималы аеруча зур. Аерым алганда, октябрь аенда туган кешеләрнең йөз еллык юбилеен билгеләп үтү апрель ае белән чагыштырганда сизелерлек дәрәҗәдә күбрәк. Октябрьдәгеләрнең озын гомерле булуы йөрәк-кан тамырлары авыруларының чагыштырмача түбән булуы белән дә аңлатыла. Фото: Яндекс

10.10.2024
Көн саен сарымсак ашарга кирәклекнең 6 мөһим сәбәбе
Кызыклы фактлар

Көн саен сарымсак ашарга кирәклекнең 6 мөһим сәбәбе

Сарымсакның 1001 файдасы турында беләсезме? Нәкъ тә менә сарымсак көнендә аның бу шифалы үзлекләре турында белү - комачау итмәс. Сарымсакның файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы тору. Ул организмның вируслы, салкын тию авыруларына каршы торырга булыша. Грипп һәм салкын тию авыруларын булдырмас өчен, азыкка вакланган сарымсак кушарга кирәк. Тикшеренүләргә караганда, бу яшелчәне көндәлек куллану салкын тиюне 60% ка киметә икән. * Сарымсак - составында аксым, углевод һәм 400дән артык биологик актив элементлар булган яшелчә. Алар арасында организмны тулы көченә эшләвен тәэмин итүче витаминнар, минераллар һәм органик кислоталар бар. * Ютәл вакытында авыз эчендә бер кисәк сарымсак тотарга кирәк. Әгәр аны вакыт-вакыт азрак тешләп алсагыз, терелүгә бер адым ясадыгыз дигән сүз. * Бик көчле ютәлләгәндә, салкын тигәндә, грипп, тамак авыртканда сарымсак пары суларга киңәш ителә. * Сарымсакның кизү вакытында (грипп) да файдасы зур. Моның өчен бүлмәгә туралган сарымсак кына куярга кирәк. Ул вирусларны бик тиз үтерәчәк. * Борында томау вакытында бер кисәк сарымсакның согын сыгып, аны 1/3 стакан җылы суга салып болгатып, тамчылап, борынга салырга ярый. * Антибиотик таблеткалардан сарымсакның өстенлеге шунда - ул бары тик зарарлы бактерияләрне генә үтерә, ә даруханә препаратлары исә зарарлы һәм файдалы микроорганизмнарны барысын бергә юк итә.

07.10.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск