Яңалыклар

Җир җиләге – табигый антибиотик
Кызыклы фактлар

Җир җиләге – табигый антибиотик

Бу көннәрдә халык татлы табигать нигъмәте – җир җиләге җыя. Аны җәй буена берничә килограмм ашасагыз, каныгыз чистарыр. Бүген әле җир җиләге көне дә билгеләп үтелә. * Җир җиләге – орлыкларын эчендә саклый торган бердәнбер җиләк. Бер җиләктә якынча 200 орлык бар. * Салкын тигән очракта җир җиләге ашау бик файдалы дип раслый табиблар. Анда магний, В төркеме витаминнары, С витамины бар. Ул табигый антибиотик булып санала. * Баллы булуына карамастан, җиләктә шикәр лимонга караганда азрак. * Халык медицинасында җиләкне баш авыртканда ашарга кушалар, чөнки аның составында аспириндагы матдәләр бар. * Җиләкне даими ашау тешләрне агартырга ярдәм итә. * Җир җиләгенең яфракларыннан витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк. * Җир җиләгенең төбендәге яфраклары шулай ук бик файдалы. Җиләкне блендер аша үткәрсәгез, таҗ яфраклары сизелми дә. * Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта.

09.07.2024
ЛАЙФХАКЛАР
Кызыклы фактлар

ЛАЙФХАКЛАР

КАРАҢГЫДА ЙОКЛАГЫЗ Белгечләр йокы бүлмәсе тәрәзәсенә калын пәрдә эләргә куша. Чөнки йокы гормоны булган мелатонин караңгыда бүленеп чыга. Караңгыда йоклау иммунитетны күтәрә, чирләргә бирешүдән саклый. Ясалма яктылык чыганаклары барлыкка килгәнче, кешенең көнкүрешендә бары ике генә яктырткыч: көндез – Кояш, кич – Ай һәм йолдызлар гына булган. Замана кешесенең тыныч йоклый алмавына тормыштагы ыгы-зыгы сәбәпче. ИРТӘН НӘРСӘ АШАРГА? Күп кенә иртәнге ашка солы боткасы әзерли. Әмма бу зыянлы, ди белгечләр. Солы боткасында фитин кислотасы күп, ул организмның уянуын тоткарлый. Шуңа күрә солы боткасын төшке ашка ашарга киңәш ителә. Ул ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта торган клетчаткага бай. Иртәнге ашка йомырка, яшел тәмләткечләр һәм тавык ите файдалы. КЫЗЫНУ КАРТАЙТА Кояш файдалы, әмма чамадан артса ул зыян да салырга мөмкин. Җәйге яллар башланырга ерак калмады, кемдер җылы якларга җыенадыр, кемдер елга буенда кызыныр, бакчада да кояш сугарга мөмкин. Табиблар кояшта кызынуның тән тиресен картайтуы хакында әйтә. Май бизләре эшчәнлеге кимү сәбәпле, тән тиресе корылана, сыгылмалылыгын югалта.

05.07.2024
Кояш сугудан сакланыгыз
Популяр яңалыклар

Кояш сугудан сакланыгыз

Ниһаять без көтеп алган чын эссе җәй хакимлек итә! Эсселәр сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен дә онытмаска кирәк. Җәйге кояш рәхәт һәм шул ук вакытта бик куркыныч та. Үзебезне кояш нурларыннан, эссе сугудан ничек сакларга? Кайбер кагыйдәләр белән танышып китик! * Төш вакытында, аеруча сәгать 11:00дән 16:00га кадәр аралыкта кояш нурлары астында, урамда йөрмәү яхшы, чөнки бу кояшнын иң актив вакыты. * Урамда йөргәндә баш киемнәрен кияргә онытмагыз. Кепка, эшләпәләрегезне һәрвакыт үзегез белән йөртегез. * Өс киемнәрен сайлаганда ачык төсләргә һәм «сулый торган» тукымаларага өстенлек бирсәгез, яхшы булыр. * Кояш астында йокламагыз, күләгәле урын эзләгез. * Ачык кояш астында утырмаска, күләгәдә, я зонт астында утыру хәерлерәк. * Туклану рационында күбрәк җиңел ризыклар - салатлар, җиләк-җимешләр булдырыгыз. * Су күп эчегез. Кызу һава торышында ул көненә 2-3 литр сыеклыкны тәшкил итәргә тиеш. * Пешү куркынычы булганда, тәнегезгә кичекмәстән су сибеп, маңгаегызга юеш тастымал салырга ашыгыгыз.

03.07.2024
Австралиядә - 50 миллион көнгерә
Кызыклы фактлар

Австралиядә - 50 миллион көнгерә

Көнгерәләр - сумкалы имезүчеләр гаиләсенә караган уникаль тереклек ияләре. Үлән ашаучы, ике аягы белән бер юлы сикергәләп хәрәкәт итәләр. Аларны Австралия символы дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки әлеге җан ияләрен кыргый табигатьтә беркайда да очратып булмый. * Көнгерәләр Австралиядә һәм Яңа Гвинеяда гына яши. * Табигатьтә көнгерәләрнең алтмышлап төре бар. * Әлеге хайваннарның авырлыклары төрлечә – 500 граммнан алып, 90 килограммга кадәр җитә. * Алар Австралия далаларында зур-зур көтү булып яшиләр. * Көнгерә баласы 2 смлы чикләвек төше кадәр генә булып туа. Ул шулкадәр көчсез, хәле әнисенең сумкасына менәргә генә җитә. Ләкин берничә айдан, сумкадан чыгып йөри башлагач, 2–3 килограммга җитә. * Көнгерә баласы бер яшькә кадәр әнисенең сөте белән туклана. * Көнгерә тырнаклы алгы тәпиләре белән үзе туклана төрган тамыр һәм бүлбеләрне бик җиңел казып чыгаpa. * Көнгерә арткы аяклары белән сугыша: кинәт кенә үзенең бөтен гәүдә авырлыгын койрыгына күчерә дә, бушап калган ике арткы аягы белән өстән аска таба бер хәрәкәт ясап, дөшманына коточкыч җәрәхәтләр ясый. * Көнгерә кыргый табигатьтә 6 елга якын, тоткынлыкта - 20 елдан артык яши. * Көнгерәләр - танылган сикерүчеләр. Алар 12 метрга кадәр ераклыкка, 3 метрга кадәр биеклеккә сикерә алалар. * Әлеге җан ияләре бик яхшы ишетәләр һәм күрәләр - хайванның колаклары 360 градуска кадәр әйләнә. * Көнгерә үзенчәлекле тән төзелеше аркасында артка сикерергә сәләтле түгел. * Австралиядә якынча 50 миллион көнгерә яши. * Сикергән вакытта көнгерә бик нык җылына, бу аларга тән температурасын җайга салырга ярдәм итә. * Көнгерәләр көн сүрелгәч кенә азык эзләргә чыгалар. Алар бары тик үлән белән генә тукланалар.

02.07.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск