Яңалыклар

«ТАТАР СҮЗЕ»: бүген соңгы көн!

«ТАТАР СҮЗЕ»: бүген соңгы көн!

Бүген «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануның соңгы көне! Әле катнашырга өлгерәсез! Бүләкләр саллы - премиаль фонд 1500 000 сум. Түбәндәге яшь категорияләре буенча катнашу каралган: 7 яшькә кадәр, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, шулай ук иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

30.11.2023
«ШАЯН ТВ» каналының 5 еллыгына багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» грандиоз балалар концерты!

«ШАЯН ТВ» каналының 5 еллыгына багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» грандиоз балалар концерты!

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты «ШАЯН ТВ»га - 5 ел! Бу исә 5 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясар һәм киләчәккә планнар белән уртаклашыр чак! Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларга бүләк әзерләде! 26 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үзенең туган көненә багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» балалар концертын оештырды! Татар дөньясының уникаль заманча проекты «ШАЯН ТВ» балалары катнашында узды! Әлеге чара, республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга буларак, меңгә якын сәләтле баланы бер мәйданчыкта җыйды! «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында кабатланмас җырлар, талантлы башкаручылар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары концерт программасын бизәде! Чараның алып баручыларының берсе булып, бүгенге көндә бик популяр булган нейрочелтәр ярдәмендә ясалган «ШАЯН ТВ»ның геройлары тамашачыларны шаккаттырды. Быел каналның иң грандиоз проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең дә 5 еллык юбилей сезоны билгеләп үтелде! Шуңа күрә, концерт программасында тамашачылар өчен бик күп сюрпризлар булды. «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыдылар! Алар арасында: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганеева, яшь, талантлы җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Яр Чаллы шәһәренең «Мизгел» җыр театры һ.б. йолдызлар урын алды. «Сәйлән» лауреатлары башкаруында татар халык җырлары үзенчәлекле аранжировкалар белән яңгырады! Шулай ук бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды, алар үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булдылар! Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләде. Моннан тыш, концертта Комиссия ярдәме белән үткәрелгән «Балачак җыры» IV балалар җыры бәйгесендә җиңү яулаган җырларга төшерелгән күптән көтелгән 5 клип тәкъдим ителде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Балаларны котларга, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев килде. «ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды! Балалар тамашачыларга бөтенләй яңа яктан ачылдылар. Яраткан тамашачыларыбыз нәни йолдызларны кайнар алкышларга күмделәр, үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 16 декабрь көнне «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин булачак.

26.11.2023
«Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды

«Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды

Россия китап берлеге РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасы конкурста җиңүче һәм «Россиянең әдәби флагманы» дип игълан ителде. Республикага җиңүне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе гамәлгә ашыра торган «Күчмә китапханә» проект алып килде. Проект күп санлы акцияләрне, язучылар белән очрашуларны, төрле балалар учреждениеләрендә һәм шәһәр киңлекләрендә яшь укучыларга китаплар бирүне үз эченә ала. Күчмә китапханә чараларына 165 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Безнең төбәктә укуның яңа дәрәҗәгә чыгуы һәм зуррак масштаб алуы белән горурланабыз! Дуслар, ә сез китап укырга яратасызмы?    

23.11.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск