04.09.2024

Сентябрь ае гадәттәгедән җылырак булачак

Татарстанда сентябрь гадәттәгедән җылырак булыр дип фаразлана. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, көзнең беренче аенда һаваның уртача температурасы климат нормасыннан югары булачак.

Республика өчен норма - +11 градус, ә Казан өчен - +12 градус. Быел сентябрьдә уртача температура +12,9 һәм +13,3 градуска җитәчәк.

Явым-төшем күләме исә нормага якын булыр дип көтелә. Татарстан өчен норма 48 миллиметр, ә Казан өчен - 50 миллиметр санала.

Главная Программа Видео Шортс Поиск