27.08.2024

Эсселәр килә: температура нормадан 6 градуска җылырак булачак

Кояш антициклоны сәбәпле Татарстан җылы һәм коры һава массасы хөкем сөрә. Бу атнада республикада уртача тәүлеклек температура нормадан +4, +6 градуска югары булачак.

Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә көндез температура +29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы көндез +20 градустан +25 градуска кадәр булыр, дип фаразлана.

Главная Программа Видео Шортс Поиск