Бер дулкында...
«Бер дулкында» проекты нигезендә Түбән Каманың «Апуш» балалар үзәк китапханәсендә һәр шимбә-якшәмбе көннәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төрле темага нәниләрнең рухи үсешен үстерү шөгыльләре уздырыла. Бүген Г. Тукайга багышланган «И туган тел, и матур тел...» исемле чарага «ШАЯН ТВ» каналы төркеме һәм төп герое кунакка килде. Чара барышында алып баручы әңгәмә, уеннар, табышмаклар әйтү, җыр-биюләр, шигырьләр аша Тукайның иҗаты белән таныштырды. Мондый чаралар балаларның белемнәрен киңәйтә, күңелләренә уңай тәэсир итә, зәвыкләрен үстерә, гаилә ялын кызыклы һәм файдалы оештыруга ярдәм итә. Ә тулырак тиздән безнең тапшыруларда!
10.04.2021