«ШАЯН ТВ» Татарстан Республикасы Рәисенә яңа ачылган анимация студиясен тәкъдим итте
«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы «Казань Агро – 2026» күргәзмәсендә катнаша. Чара кысаларында телеканал Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка яңа ачылган «ШАЯН Мультфильм» анимация студиясен тәкъдим итте.
Үз мультстудиясен ачу — республика балалар телевидениесе үсешендә мөһим адым. «ШАЯН Мультфильм» мәктәп укучылары һәм гаилә аудиториясе өчен заманча татар анимация проектлары булдырачак. Студия татар телендә танып-белү һәм күңел ачу мультфильмнары чыгаруны планлаштыра. Проектлар милли традицияләрне саклауга, туган телне үстерүгә һәм балалар иҗатын хуплауга юнәлдереләчәк.
Студиянең беренче проекты — «Шүркәй» исемле мультфильм. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләрендәге легендар Шүрәле персонажының оныклары турында маҗаралы тарих сөйли. 2026 елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула, һәм әлеге мультфильм классик әдәби мирасны яшь буынга җиткерүдә әһәмиятле өлеш кертәчәк.
«Шүркәй» тамашачыларны якты анимациясе, заманча сюжеты һәм милли рухы белән сөендерәчәк. Яңалыкларны сайтыбызда күзәтеп барыгыз!