Канал яңалыклары
15.02.2026
Бүген без бөек татар шагыйре һәм каһарманы Муса Җәлилнең тууына 120 ел!
Шул уңайдан аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова катнашты.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты «ШАЯН ТВ» телеканалы командасы да шагыйрьнең якты истәлеген хөрмәтләде.
Әйдәгез, Муса Җәлил истәлеген, аның мәдәният һәм әдәбиятка керткән өлешен хөрмәт белән искә алыйк!
Әйдәгез, Муса Җәлил истәлеген, аның мәдәният һәм әдәбиятка керткән өлешен хөрмәт белән искә алыйк!