«ШАЯН ТВ» балалар каналы — «ШАЯН мультфильм» мультстудиясен ачып җибәрүе турында игълан итә!
«ШАЯН ТВ» балалар каналы — «ШАЯН мультфильм» мультстудиясен ачып җибәрүе турында игълан итә. Ул татар телендә балалар өчен оригиналь анимацион контент булдыруга юнәлдерелгән һәм каналның милли мәдәни-мәгариф медиаконтентын үстерү стратегиясенең бер өлеше булып тора. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә куелачак.
Мультстудияне булдыру «ШАЯН ТВ» телеканалына анимацион контентны тулысынча үзендә җитештерү мөмкинлеге бирәчәк — идея һәм сценарийдан башлап әзер мультсериалга кадәр. Контент 6+ яшьтәге аудиториягә исәпләнгән һәм телевидение эфирында да, каналның цифрлы платформаларында да, шул исәптән яңартылган мультимедиаплатформасында да тәкъдим ителәчәк.
Студиянең төп бурычы — яшь аудиториянең заманча медиакуллану гадәтләренә яраклаштырылган анимацион форматлар аша балалар һәм үсмерләр арасында татар телен, әдәбиятын һәм мәдәни кыйммәтләрен популярлаштыру.
Беренче анимацион проект
Мультстудиянең дебют проекты булып 2026 елда билгеләп үтеләчәк бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Шүрәлекәй» анимацион сериалы торачак. Мультсериалның төп персонажлары Г.Тукай әсәрләреннән һәм татар халык авыз иҗатыннан алынган. Шүрәле оныгы – Шүрәлекәй, Су анасы оныгы - Иярчек, Ак барс оныгы – Аккай, һ.б.
Серияләр нигезендә шагыйрь әсәрләреннән алынган канатлы сүзләр ята, алар хезмәт, намус, хөрмәт, җаваплылык һәм әхлакый сайлау кебек темаларны ачып бирә.
Һәр серия — 5 минут дәвамындагы мөстәкыйль тарих. Формат балалар аудиториясенең яшь үзенчәлекләрен, шулай ук телевидение һәм цифрлы тапшыру таләпләрен исәпкә алып эшләнгән.
Мәгариф һәм тәрбия функциясе
Студиянең анимацион проектлары балаларны күңел ачу белән генә чикләнми, ә аларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә дә юнәлдерелгән. Контент түбәндәгеләргә ярдәм итәчәк:
• әхлакый кыйммәтләрнең төп ориентирларын формалаштыру;
• татар теленә һәм әдәбиятына кызыксынуны арттыру;
• халкыбызның мәдәни мирасын танып-белү;
• балаларда эстетик зәвыкны һәм иҗади фикерләүне үстерү.
Анимация тирәсендәге экосистема
«ШАЯН мультфильм» мультстудиясен үстерү кысаларында «ШАЯН ТВ» телеканалы өстәмә форматлар һәм продуктлар эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Алар арасында — белем бирү материаллары, интерактив цифрлы чишелешләр, шулай ук анимацион проектларның «ШАЯН ТВ» онлайн-платформасында киңрәк тәкъдим ителүе. Анда тамашачылар яңа серияләрне һәм өстәмә материалларны карый алачак.
Мультстудияне булдыру татар телендә анимацияне үстерү, мәдәни мирасны саклау һәм балаларда туган телгә һәм традицияләргә карата кызыксыну формалаштыру өчен заманча медиаформатта яңа мөмкинлекләр ача.