Мәчеләр көне белән!
Бүген бар дөньяда мәчеләр көне билгеләп үтелә!
Мәчеләр – безнең йортларыбызның иң яраткан һәм шук дуслары. Аларның йомшак, җылы йоныннан күңелгә рәхәт блуып китә.
Мәчеләр турында кызыклы фактлар беләсезме? Алар зур арага сикерә һәм җиңел генә биеклеккә менә алучы, безнең белән күз белән сөйләшә белүче хайваннар. Мәчеләрнең һәрберсе үзенә генә хас матур сыйфатларга ия.
Бүген нишләргә була?
Мәчеләр турында матур рәсем ясап карагыз, алар турында шигырь яки хикәя уйлап табыгыз, яки өйдәге мәчегезгә игътибарлырак булыгыз. Әгәр дә сезнең өйдә мәче юк икән, якындагы урамдагы яки йорт янына килгән мәчеләргә игътибар бирергә мөмкин.
Мәчеләрне яратыйк һәм аларга яхшылык кылыйк!