08.11.2024

«ШАЯН ТВ» каналы «Фән көне»ндә булып кайтты

Бүген Казан федераль университетында «Фән көне» билгеләп үтелде. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да булып кайтты. Каналның алып баручысы, «ТЭФИ-KIDS» 2024 телевизион милли премиясе җиңүчесе Ислам Хәбибуллин кунаклар өчен интерактив бәйгеләр үткәрде һәм истәлекле бүләкләр өләште. «ШАЯН ТВ»ның төп геройлары Шаян, Биби һәм Мияу исә бәйрәмгә килүчеләргә күтәренке рух бүләк итте.

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск