Яңалыклар

Кышын җәнлекләр нишли?

Кышын җәнлекләр нишли?

Кыш - табигатьнең үзгәргән, хайваннарның салкыннарга яраклашкан тылсымлы вакыты. Кышкы салкыннарда хайваннар тормышы турында берничә кызыклы факт белән танышып китик! 1. Ак аюлар - чын маскировка осталары! Аларның ак йоннары тирә-юньдәге карлы пейзаж белән берләшергә ярдәм итә. Гаҗәп, ләкин аларның чынбарлыкта тиресе кара төстә, ә йоннар арасында һава яшеренгән һәм бу җылылыкны сакларга ярдәм итә. 2. Карабүрекләр - кызыл күкрәкле кечкенә кошлар. Алар безне үзләренең җырлары белән хәтта салкында да шатландыра! Бу кошлар кар астында орлыклар һәм җиләкләр таба алалар, ә бу исә аларга кышкы вакытта яшәргә ярдәм итә. 3. Пошиларның бик куе һәм җылы йоннары бар, ә бу аларны салкыннан саклый. Билгеле булганча, пошиларда махсус «тун» бар, ул ике катламнан тора - өске катламы суны кире какса, ә астагы катламы җылылыкны саклый. 4. Пингвиннар Җирнең иң салкын урыннарында яши! Аларга боз һәм кар куркыныч түгел, чөнки аларның тиресе астында махсус май катламы һәм тыгыз каурыйлар бар, бу аларны салкыннан саклый. Пингвиннар бер-берсен җылытыр өчен хәтта зур төркемнәргә җыела! 5. Кар ява - уйнарга вакыт! Кайбер хайваннар, мәсәлән, тиеннәр һәм янутлар, карда уйнарга яраталар! Алар сикерәләр, бииләр һәм хәтта кардан ышыклау урыннары төзиләр. Бу бик күңелле һәм аларга аучылык осталыкларын үстерергә ярдәм итә. Кышын кыргый хайваннарга ярдәм итәргә теләсәгез, кошлар өчен ашату урыннары ясарга мөмкин яки тиеннәргә һәм башка хайваннарга азык калдыра аласыз. Бу аларга кышын исән калырга ярдәм итәчәк!

24.01.2025
Әкият илендә: «Бикбатыр һәм Биккуркак»

Әкият илендә: «Бикбатыр һәм Биккуркак»

Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән. Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала «Бикбатыр» дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул «Биккуркак» дип атаган. Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: «Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич», — дигән. Биккуркактан көлгән. "Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем», — дигән Куян. Икенче бервакытны Куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән. "Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота", — дип уйлый икән Куян. Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде», — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән. «Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» — дип, Куян гаҗәпләнеп караган. Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган. Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.

22.01.2025
Главная Программа Видео Шортс Поиск