12.08.2025
Яшьләр – ул киләчәк
Яшьләр дип үсмерләрдән алып 25 яшькә кадәр булган егет-кызларны атыйлар. Бу чорда энергия дә, кыюлык та, хыяллар да, дөньяны үзгәртергә теләк тә бар. Һәркем үзенә ошаган шөгыль белән кызыксына: спорт, музыка, уеннар, иҗат, сәяхәт...
Ә беләсезме? 12 август – Халыкара яшьләр көне! Бу – дуслар белән җыелып, күңелле итеп вакыт үткәрергә менә дигән сәбәп.
Яшьләр – ул киләчәк. Ә киләчәк бүгеннән башлана!