Өр-яңа мультсериал - «Флора – табигать сакчысы»!
Диңгезгә ташланган гади пластик пакет нәрсәсе белән куркыныч? Чүп-чарны ничек дөрес араларга һәм батарейкаларны ничек утильләштерергә? Бу һәм башка сорауларга Флора һәм аның гадәти булмаган сәләтләргә ия дуслары җавап бирәчәк! Флораның командасы көн саен экологик бәла-казаларны булдырмый кала, мавыктыргыч хәлләргә юлыга һәм әйләнә-тирә дөнья турында ниндидер яңа мәгълүмат белә. Иртәгәдән «ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал! Гаҗәеп «Флора – табигать сакчысы» мультсериалы эфирга чыга! Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә карамый калма! Шулай ук 13:10 һәм 21:10 сәгатьләрдә «Кеше табигате» документаль фильмының премьерасы да көтелә!
24.10.2022