Яңалыклар

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан паркларында һәм скверларында татар телендә ачык хореография һәм спорт дәресләре сериясе башланып китә. Күз алдына китерегез, сез паркта: «Күзләрегезне йомыгыз, тирән итеп сулыш алыгыз, тынычланыгыз» – сезнең белән «Яшел фитнес» буенча профессиональ тренер шөгыльләнә, сез аны тыңлыйсыз һәм сезнең гәүдәгез ял итә... Яисә башка күренеш: сез үзегез кебек үк кызыксынучан дистәләгән кешеләр арасында паркта. Барыгыз бергә Идел буе халыкларының дәртле биюләрен өйрәнәсез: башкорт, татар, удмурт һәм башка халык биюләре. Казан шәһәре парклары матурланганнан матурлана бара. Алар башкала халкы һәм кунаклары өчен бергә җыелу урыны булып тора. Кызыклы һәм күпсанлы чараларның еш үткәрелүе казанлыларның, шулай ук чараларда катнашу өчен килүчеләрнең парк зоналарында күпләп җыелуының катализаторына әверелә. Монда алар ял итәләр, күңел ачалар, спорт белән шөгыльләнәләр. Казан паркларында кызыклы чаралар саны күбәя бара, ә бу үз чиратында паркка йөрүчеләр санын арттыра. Шулай, Казан шәһәре Башкарма комитеты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын тәкъдим итә. Әлеге проект кысаларында халык биюләре, фламенко, «Яшел фитнес», стретчинг, зумба, импровизацияләнгән джем һәм башка бик күп спорт төрләре тәкъдим ителә. Иң мөһиме, бу проект вакытыгызны гаиләгез белән кызыклы һәм файдалы итеп саф һавада үткәрергә мөмкинлек бирәчәк һәм сезне үзара тагын да якынайтачак.  Дәресләр 3 июньнән алып сентябрьгә кадәр шәһәребезнең Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» һәм Фучик урамындагы бульварларда, Горький исемендәге һәм «Черек күл» ял парклары һәм скверларында узачак. Сезне Нурбәк Батулла («Алтын битлек» (2018), Муса Җәлил исемендәге (2019) һәм «Тантана» (2021) премияләре лауреаты), Чулпан Закирова (Татарстан Республикасының халык артисты, «Казан» муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе), Алсу Мәгъсүмҗанова (Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы һәм халыкара премияләр лауреаты) кебек төрле медиа шәхесләр һәм башка профессионаллар өйрәтәчәк. Ә беренче дәресне йога буенча тренер Ләйсән Бикмуллина белән бергә теле-радио алып баручы Айваз Садыров үткәрәчәк. Үз эшенең иң яхшы осталарыннан дәресләр алып калу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз! Бүгеннән үк «Яшел фитнес» өчен келәмнәр, биюләр өчен читекләр әзерләп куерга ашыгыгыз һәм паркларга чакыру көтегез. Тиздән без бөтен шәһәрне дәртле биюләргә күмәчәкбез!  Шулай итеп, беренче чара – мускулларны тарттыру өчен күнегүләргә сез бу пәнҗешәмбе, 19:00 сәгатьтә, Түбән Кабан күле яр буе мәйданчыгына, ягъни Камал театры янында урнашкан Палубага килә аласыз. Барыбызга да матур, сәламәт җәйләр! 

03.06.2021
Балалар елмаюы көне!

Балалар елмаюы көне!

Кичәге көнебез онытылмаслык мизгелләргә бай булды! «ШАЯН ТВ» студиясе территориясендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды! Чарада Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Айрат Зарипов, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Генераль директора Илшат Әминов катнашты. Мөхтәрәм кунаклар алып баручы балаларыбыз белән бәйрәм уеннарында катнаштылар, уртак җыр башкардылар, вакытны шәп үткәрделәр! Шул ук мизгелләрдә Казан Кирмәнендә Халыкара балаларны яклау көне хөрмәтенә барлык балалар өчен шәп программа әзерләнгән иде! Күңелле остаханәләр, аниматорлардан күңелле уеннар, каналыбыз геройлары белән фотосессия, аквагрим мәйданчыгы, флешмоб, бүләкләр - боларның барысы да балаларыбызның бәйрәм көнен онытылмаслык итте! Ә балалар елмаюы - безнең өчен төп нәтиҗә!

02.06.2021
Бүләкләү тантанасы!

Бүләкләү тантанасы!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган “Балачак җыры” бәйгесенең 2 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы үтте! Тамашачылар өчен исә тантананы рәсми сайт һәм You tube канал аша туры эфирда карау мөмкинлеге тәкъдим ителде. Бәйге максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт. Быел «Балачак җыры 2021 » бәйгесенә 110 җыр килде. Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк! Иң яшь катнашучыга 23 яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь! Профессиональ композиторлар, танылган шагыйрьләр белән беррәттән бәйгедә үзешчәннәр дә катнашты. Арада төрле һөнәр ияләре бар. Табиблар, укытучылар, фән эшлеклеләре, тәрбиячеләр һәм башкалар. Катнашучыларның географиясе дә киң. Үз иҗат җимешләрен Татарстан гына түгел, Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез дә җибәрде. Жюри ике составта эшләде. Беренче төркемдә профессионаллар, ягъни әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр булса, икенче төркемдә – балалар: музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар. Һәм ниһаять җиңүчеләр исемлеге билгеле. Менә алар: «Дәү әни» җыры Авторлар: Гөлзар Вәлиева, Раилә Гайнуллина «Бал корты» җыры Авторлар: Фәннур Галимов, Сания Әхмәтҗанова «Мин татарча сөйләшәм» җыры Авторлар: Эльвира Сафина, Фирүзә Хафизова-Насыйбуллина «Композитор чыпчыклар» җыры Авторлар: Сәүия Минһаҗева (Фәнис Яруллин), Лидия Әхмәтова «Светофор» җыры Авторлар: Резеда Фәрхетдинова, Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова Җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар җыелды: 1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Г.Əхмәтов; 2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы А.Р. Зарипов; 3. «Яңа гасыр»телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы И.Ю. Әминев; 4. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре; 5. «Балачак җыры-2021» бәйгесенең җиңүчеләре; Җырның канаты бар дип юкка гына әйтмиләр! Ә канат куярга «ШАЯН ТВ» булыша!!! Балачак җыры һәр күңелдә яңгырасын!!!

01.06.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск