Яңалыклар

Беренче утырыш!

Беренче утырыш!

Кичә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән үткәрелә торган «Мин татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Бүген исә жюри коллегиясе һәм оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Бәйгегә килгән эшләрне тәҗрибәле жюри бәяли. Менә алар: ·        Бакиров Ильнур Мансур улы – жюри рәисе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы; ·        Таһирова Зөлфия Басар кызы – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының югары квалификацион категорияле укытучысы; ·        Яманова Резедә Рәхимулла кызы – Россия Федерациясе рәссамнар Берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан милли тикшеренү технология университетының «Дизайн» кафедрасы доценты, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы; ·        Йосыпова Рәзидә Заһит кызы – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, югары квалификацион категорияле укытучы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының махсус дисциплиналар укытучысы, халыкара конкурслар дипломанты; ·        Касыймова Гүзәл Равил кызы – Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, югары квалификацион категорияле укытучы, дизайн һәм композицияләр нигезләре махсус дисциплиналар укытучысы; Әйтергә кирәк, жюри әгъзаларын бик катлаулы эш көтә, чөнки барлыгы бәйгегә 260 артык эш килде. Жюри фикеренчә, конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең дәрәҗәләре төрле, әмма укучыларның иҗатка, татар мәдәниятенә һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә карата кызыксынуы зур горурлык тудыра.     Әлеге бәйгегә кызыксындыру белдергән һәркемгә оештыру комитеты да зур рәхмәт җиткерә! Бик тиздән икенче этапка үткән 40 катнашучының исемнәре билгеле булачак! Онлайн тавыш бирү чарасы 2021 елның 1 октябрендә старт алачак.    

23.09.2021
«Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесендә катнашыгыз!

«Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесендә катнашыгыз!

«Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесендә катнашыгыз! «Дәвам итәбез» - «Көмеш кыңгырау» газетасының традицион бәйгесе. Бәйгедә катнашу өчен, тәкъдим ителгән башламнарны дәвам итеп, язып бетерергә кирәк. Ел азагында укучылар язган хикәя, шигырь, әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. «Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият», «Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына лаек булачак. Башламнар: 1. «Сүз дә юк: ашыккан ашка пешкән, диючеләр дөрес әйтә. Тик мин менә  «тимерне кызуында сугарга кирәк» дияргә җыенам...» 2. «Дустың булса, Булат кебек булсын ул! Нинди генә хәлдә калса да, югалып калмый ул...» 3. «Әфсен-төфсен, бу хәлләрне ишеткән – онытсын, күргән төш дип кенә белсен...» 4. «Сөяксез тел ни димәс...» 5. «Нинди генә геройлар юк Мин укыган китапта...» 6. «Үз телемдә сөйләшүнең Беләм ич мин тәмнәрен!» 7. «Исәнме» юк, «саумы» юк – Шаккатам бу Гатага!». Бәйгегә эшләрегезне komesh_k@list.ru почтасына җибәрегез. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bygelr/kmesh-kygyrau-gazetasy-oeshtyrgan-dvam-itbez-iadi-bygesend-katnashyg...

15.09.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск