Кояш көне! Дуслар, бүген Халыкара Кояш көне! Һава торышына карамастан, сезнең күңелегездә һәрчак кояш балкып торсын! 03.05.2021
Тыңлагыз, әкият сөйлим... Бүген бөтен дөньяда әкиятләр уку көне. Сезнең гаиләдә кичләрен әкият уку традициясе бармы? Юк икән, бүгеннән сез аны гаилә традициясенә кертеп җибәрә аласыз. Ә безнең каналда сез көн саен әкият тыңлый аласыз. «Кичке әкиятләр» тапшыруында әкиятләрне Ләйлә белән Ислам укыса, «Күчтәнәч» тапшыруында Дәү әни белән Дәү әти сөендерә .video-responsive { position: relative; padding-bottom: 56.25%; /* задаёт высоту контейнера для 16:9 (если 4:3 — поставьте 75%) */ height: 0; overflow: hidden; } .video-responsive iframe { position: absolute; top: 0; left: 0; width: 100%; height: 100%; border-width: 0; outline-width: 0; } 30.04.2021
Бөтендөнья Хыяллар көне! Бүген бөтен дөньяда Хыяллар көне билгеләп үтелә! Дуслар, барлык теләкләр чынга ашсын! Хыялланып яшик! 29.04.2021
Буыннар чылбыры.... Дуслар, безнең инстаграмда 9 майга багышланган флешмоб игълан ителде! Тизрәк керегез һәм катнашыгыз! Посмотреть эту публикацию в Instagram Публикация от Детский канал "ШАЯН ТВ" (@shaiantv) 27.04.2021
Без – Тукайлы халык! Бүген татар халкының сөекле улы – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел булды. Кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән милләтәшебез үзеннән соң үлемсез мирас итеп калдырган үлемсез әсәрләре безне кечкенәдән үк серле әдәбият дөньясына алып керә һәм гомер буе юлдашыбыз булып бара! “Без – Тукайлы халык” дип горурланып яшик! Посмотреть эту публикацию в Instagram Публикация от Детский канал "ШАЯН ТВ" (@shaiantv) 26.04.2021
«Союзмультфильм» Шаян белән танышты! Бүген безгә кунакка «Союзмультфильм» киностудисе директоры Борис Машковцев килде! Борис Александрович «ШАЯН ТВ» каналы эшчәнлеге белән танышты, алып баручыларыбыз белән мультфильмнар турында аралашып алды, файдалы киңәшләр бирде! Шаяныбыз белән истәлекле фотога да төште! Кыскасы, очрашу бик шәп үтте! тулырак тиздән безнең каналда! 23.04.2021