Көлке көлә килә!
- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр * * * - Сара, синең авырлыгың күпме? - Күзлек белән йөз егерме килограмм. - Ә нишләп күзлек белән? - Күзлексез мин үлчәүдәге саннарны күрмим. * * * Автомәктәптә имтихан бара: - Двигатель ничек эшли? - Үз сүзләрем белән мөмкинме? - Әлбәттә! - Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж! * * * Хуҗаның улы, кое янында икмәк ашап утырганда, икмәген коега төшереп җибәргән дә кычкырып елый башлаган. Хуҗа өйдән: Нигә тавышланасың? – дип сорагач, улы аңа: Икмәгем коега төшеп китте, - дигән. Хуҗа йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең шәүләсен күргән дә: - Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып алырга оялмыйсыңмы? – дигән.
10.11.2022