Яңалыклар

Мәктәпкә әзерлек...

Мәктәпкә әзерлек...

Яңа ук елы башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Шул уңайдан “Яндекс” аналитиклары кызыклы гына тикшерү уздырган: 1 сентябрь һәм мәктәп темасына нинди сорауларның иң актуаль булуын күзәткән. Анализ 2018 елның 23 августыннан башлап, 2019 елның 23 августына кадәр ясалган. Белем көненә килгәндә, күбрәк “1 сентябрьгә котлаулар”, “1 сентябрьгә рәсемнәр”, “1 сентябрьгә чәч ясау” кебек сораулар популяр икән. “Мәктәп” һәм “форма” сүзләрен кулланып, “мәктәп формасын каян алырга”, “мәктәп формасы ни өчен кирәк”, “шеврон мәктәп формасының кайсы өлешендә урнашкан” дигән сораулар күпләп бирелгән. “Мәктәп” сүзе кергән мондыйрак сораулар да актуаль булган: “нинди температура булганда мәктәпкә бармасаң да ярый”, “кайсы мәктәпкә барасын каян белергә”, “мәктәпне кем уйлап тапкан”? Әле ярый уйлап тапканнар! Рәхәтләнеп укыйбыз, белем туплыйбыз, дуслар белән аралашабыз! Дөньяда иң зур байлык – белем! Мәктәп булмаса нишләп кенә бетәр идек икән?! Сез дә шулай уйлыйсыз бит, әйме, шаян дусларыбыз?

29.08.2019
Республика көнен «ШАЯН ТВ» белән уздыр!

Республика көнен «ШАЯН ТВ» белән уздыр!

«Главные герои» 30 август көнне "Карусель" балалар телеканалы Казанда Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Главные герои-2019» милли премиясе кысаларында зур бәйрәм тәкъдим итә! Бу чарада "ШАЯН ТВ" каналы да катнаша. Без килгән кунаклар, нәни дусларыбыз өчен күңелле программа әзерләдек. «TAT CULT FEST 2019» Республика көнендә башкалабызда "TAT CULT FEST 2019" фестивале узачак! Әлбәттә, андый бәйрәмнәрдән «ШАЯН ТВ» каналы да читтә калмый! Шулай ук бергә күңел ачачакбыз! Көтеп калабыз сезне, дуслар! Фестивальдә очрашу урыны — «Кол-Шәриф» мәчете мәйданының өске катында! Сәгать 12:00 – 19:00!   12.00 сәгатьтә Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» паркының икенче өлешен ачу тантанасы уза. Биредә «Главные герои» балалар фестивалендә катнашучылардан концерт һәм күңел ачу программасы көтелә. Бу чарадан да «ШАЯН ТВ» каналы читтә калмаячак. Республика көнен бергә һәм истә калырлык итеп уздырыйк, дуслар!

29.08.2019
«Тормыш кирәк-яраклары»

«Тормыш кирәк-яраклары»

Сез көндәлек тормышта куллана торган, һәрдаим юлыбызда очраган әйберләр, аяк астында булган нәрсәләр турында уйланасызмы? Тәрәзәгә күз салыгыз әле, пыяла аша урамны күрәсез, җиргә асфальт җәелгән, бетоннан йортлар төзелгән. Ә ашханәдә әниегез алюмин мискәдә аш пешерә, пластик савытта камыр баса, тимер табага май салып коймак кыздыра. Ел саен дөнья буйлап 400 тонна кәгазь чыгарылганын беләсезме соң? Кызык, шулай бит? Көнкүрештә гадәти тоелган әйберләрнең ничек барлыкка килгәнен, ясалганын уйлап та караган юк. Ләкин арагызда кызыксынучан тамашачылар барлыгын беләбез. Шуңа күрә, каналыбызда «Тормыш кирәк-яраклары» дигән өр-яңа документаль сериал күрсәтелә башлый. Тапшыруны карап, терекөмеш, корыч, тукыма, сера, табигый газ, керамика кебек бик күп төрле материалларның килеп чыгышы яки җитештерү юллары, аларның тормыштагы роле һәм файдасы, бәлки зыяны, иң мөһиме, дөрес файдалану һәм утильләштерү турында белерсез. Бөтен серләрне дә ачып бетермибез! Яңа сериалны карагыз! Аннары көн саен куллана торган материаллар белән файдалану тагын да кызыграк булыр!

26.08.2019
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне!

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне!

Хәерле көн, дуслар! Бүген бездә зур бәйрәм! 26 август "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне! 17 ел эчендә ТНВ зур медиахолдингка әверелде. Илшат Юныс улы Әминов җитәкчелегендә  коллектив зур уңышка иреште. Котлыйбыз! "Яңа гасыр" каналы. Заман белән бергә атлый, Һәр тапшыру кызыклы, Мәгълүматлы, файдалы.   "Манзара" тапшыруыннан Башлана яңа иртә. ТНВны карасаң, Көннәр күңелле үтә.   Иң соңгы яңалыкларны Тапшыра һәрбер йортка. Күпме кеше килде инде, "Башваткыч"ка кунакка.   Бөтендөнья «Татарларын» ТНВ берләштерә. "Адәм&Һава" гаиләгә Лаеклы үрнәк бирә.   "Халкым минем" - зур горурлык! Иң-иңнәр "Ватандаш"та! "Сәхнәдәш"нең йолдызлары Ярыша "Кайнар хит"та.   Җәвит абый кәмитләре Җибәрә кәефләрне күтәреп, "Җырлыйк әле", рәхәт яшик, "Sиңа миннән sәлам" әйтеп.   "Туган җир"ебез - Татарстан, Зур "Адымнар" белән алга бара. Мәгарифнең соңгы хәбәрләре "Белем дөньясы"нда урын ала.   "Батырлар" да зәңгәр экранда, Татар ашлары да иң түрдә! "Таяну ноктасы"нда булган яшьләр Курыкмыйча менәр гел үргә!   Киң канат астына алды "Шаян ТВ", "Мәйдан"ны. "Болгар радиосы" гөрләп эшли! Яшә, "Яңа гасыр"! Берләштереп бөтен татарны!

26.08.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск