Яңалыклар

Киләчәк - сезнең кулда!

Киләчәк - сезнең кулда!

Кичә илебездә бик мөһим вакыйга - сайлаулар узды. Әлбәттә, мондый зур масштаблы чаралардан "ШАЯН ТВ" каналы да читтә калмый. Әлегә ШАЯН депутат булырга кечкенәрәк, әмма бу көнне нәни дусларына бәйрәм ясау өчен бик тырышты ул. Әти-әниләре белән Казан-Арена стадионына килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты. "ШАЯН ТВ" чатырында дусларыбыз өчен фокуслар да күрсәтелде, шамакай төрле уеннар, ярышлар оештырды, матур рәсемнәр буяп, бераз ял итеп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык! Каналыбызның төп геройлары белән истәлеккә фотога төшү дә балалар күңеленә хуш килде. Зурлардан еш кына "Киләчәк - сезнең кулда" дигән сүзләрне ишетәсездер. Бу чынлап та шулай! Әлегә сез - укучылар, әмма бераз үскәч, сайлаучылар булырсыз! Арагыздан төрле һөнәр ияләре, җитәкчеләр, ил башлыклары чыгар. Ничек кенә булмасын, яхшы кеше булып калу мөһим! Ә яхшы кеше булу өчен, әти-әнинең, тәрбияче-укытучыларыбызның, өлкәннәрнең сүзен тыңларга, тыйнак, акыллы булырга кирәк. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналын да карарга онытмагыз, чөнки "ШАЯН ТВ" караган бала - шәп бала!

09.09.2019
Дәресләр иртәнге 7дә башлана!

Дәресләр иртәнге 7дә башлана!

Дәресләр иртәнге 7дә башлана! Беренче уку атнасының экваторы бүген! Көз башланса да күңелдә – җәй, парта артында гына утырып торасы да килми, дуслар белән шаярышып алу теләге дә җиңә кайвакыт. Ләкин барыбызның да белемле буласы, күп беләсе килә. Димәк, дәрестә укытучы апа-абыйларны тыңлыйбыз, кайткач бераз ял итеп алган арада «ШАЯН ТВ»ны карыйбыз да, өй эшләрен әзерли башлыйбыз. Безнең сайтка да күз салырга онытмагыз! Грек телендә “школа” сүзе “ял” яки “күңел ачу” дигәнне аңлата икән. Без исә аны, “мәктәп”, “белем йорты”, “белем учагы” кебек матур сүзләр белән атыйбыз. Тагын шундый берничә кызыклы факт, дуслар! Статистикага карасак, Америка укчылары үзләренең 14000 сәгать вакытын төрле тапшырулар карап уздыра, нибары 12000 сәгать кенә укуга багышлана икән. Ә сез күп вакытны белем алуга багышлыйсыздыр, дип ышанабыз. Заманча Кытайда һәр укучы, дәресләр башланыр алдыннан, физик күнегүләр ясый икән. Яхшы үрнәк! Юкка гына, сәламәт тәндә – сәламәт акыл, димиләр. Чехия үзенчәлекле билге кую системасы белән аерылып тора. Анда иң начар билге – “5”ле, ә иң яхшысы – “1”ле! Ләкин без башка илдә яшибез һәм бары тик “5”ле билгесенә генә укыйбыз! Ә Норвегия укучыларына, киресенчә, 8 сыйныфка кадәр бернинди дә билге куймыйлар! Андый мәктәптә укуы да кызык түгелдер. Билге – укыган өчен хезмәт хакы алган кебек бит инде! Бразилиядә дәресләр иртәнге 7дә үк башлана! Кызык, алар ничәдә йокыдан тора икән соң?! Ярый әле, безнең мәктәпләрдә мондый кануннар юк! Тик шулай да вакытында йокларга ятыгыз! Беренче дәресне йоклап уздырырлык булмасын! Укытучыгыз нинди файдалы тема аңлатканын ишетми дә калырсыз! Ә инде сезнең мәктәпкә генә бәйле яңалыклар, фактлар, кызыклы хәлләр бар икән, безгә pr@shayantv.ru языгыз, башкалар да белсен!

04.09.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск