Яңалыклар

«Балалар – хәйрия эшендә»!

«Балалар – хәйрия эшендә»!

12 сентябрь көнне Су спорт төрләре сараенда Россиянең хезмәт герое, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаядан хәйрия мастер-классы узды. Хәйриячелек – изге эш! Ләкин аның белән зурлар гына шөгыльләнә, дип уйлау дөрес түгел. Балалар да мондый эш белән кечкенәдән танышып, тормышта төрле балалар, начар авырулар һәм кыенлыклар барлыгын белеп үсәргә тиеш.  Хәзерге көндә РФ федераль дәрәҗәдә яман шеш авыруы белән көрәш алып бара торган программаны тормышка ашыра. Бу куркыныч афәтне бөтен ил белән җиңә алабыз. Спорт оешмаларының шушы юнәлештәге эшчәнлеге дә мактауга лаек. Әлбәттә, мондый зур чаралардан безнең “ШАЯН ТВ” каналы да читтә калмый. Чараның мәгълүмати партнеры буларак катнаштык. Татьяна Покровская мастер-классында катнашкан Казан, Яр Чаллы һәм Ижау шәһәрләреннән килгән синхрон йөзү буенча спорт мәктәбе укучыларына, тамашачы буларак чакырылган балаларга каналыбызны да тәкъдим иттек. Без – барыбыз да бергә! Яшьтәшләребез өчен борчылабыз, аларның сау-сәламәт булып, спорт шөгыльләнеп, безнең каналны да карап сөенеп яшәүләрен телибез.  Казанда мондый чаралар уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быелгы мастер-класста җыелган матди ярдәм башкалабызда Анжела Вавилова исемендәге хосписның икенче бинасын төзүгә юнәлдереләчәк.

12.09.2019
БДИ – туган мәктәптә!

БДИ – туган мәктәптә!

Әле уку елы башланып кына китте. Чыгарылыш сыйныф укучылары инде беренче көннән башлап, ел азагында тапшырачак имтиханнарга да әзерләнә дә башлады. 2020 елда тапшырылачак имтиханнарда бераз үзгәрешләр көтелә. Иң күбе яшь имтиханнарның берсе – кытай теленә кагылачак. Рус теле, география, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән имтиханнарда кайбер биремнәргә һәм бәяләү системасына төзәтмәләр кертелгән. Физикада шулай ук берничә биремдә үзгәрешләр булачак. Математика, химия, биология, информатика һәм МКТ, әдәбият, чит телләр үзгәрешсез кала. Соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханының укучылар өчен нинди зур психологик стресс булуы турында еш телгә алына. Психологлар фикеренчә дә, аны чит мәктәпкә барып тапшыру нәтиҗәгә зур йогынты ясый. Шушы борчуларны юкка чыгару өчен, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әгъзалары чыгарылыш имтиханнарын укучылар үзе укыган мәктәптә тапшырырга рөхсәт итүне сорый. Ләкин укытучы ярдәм итәр яки күчереп булыр, дип өметләнергә ярамый. Имтиханны тапшыру форматы һәм таләпләр үзгәрешсез кала. Димәк, имтихан барышы шулай ук камералардан күзәтеләчәк һәм шул фән укытучылары имтиханга кертелмәячәк. БДИ 2020 елда да 3 этапта узачак: вакытыннан алда (20 март-13 апрель), төп (25май-29 июнь) һәм өстәмә (7-24 сентябрь). БДИ төп этабының якынча графигы: 25 май – география, рус әдәбияты, информатика; 28 май – рус теле; 1 июнь – математика (база һәм профиль); 4 июнь – тарих, физика; 8 июнь – җәмгыять белеме, химия; 11 июнь – чит телләрдән язмача имтихан, биология; 15 июнь – чит телләрдән телдән имтихан; 16 июнь – чит телләрдән телдән имтихан; 9 сыйныфлар өчен ТДИдан якынча имтихан: 22 май – чит телләр; 23 май – чит телләр; 26 май – тарих, физика, биология, химия; 29 май – җәмгыять белеме, информатика (ИКТ), география, химия; 5 июнь – әдәбият, физика, информатика (МКТ), география, чит телләр; 9 июнь – математика. БДИ тапшыру өчен рөхсәт алырга чыгарылыш сыйныф укучылары, гадәттәгечә, инша язачак. Әлеге сынауны алар бу елның декабрендә узачак. Имтихан өчен иң минималь баллар саны да билгеле. Ләкин уку елы башыннан ук, мин бу сынауны бик җиңел узачакмын, мин белемле! Югары балл җыеп, теләгән уку йортына керә алачакмын, дип уйларга кирәк. Үзегезне куркытып яшәмәгез! Тырышып укыгыз, вакытны белем алу белән ялга дөрес итеп бүләргә өйрәнегез!

12.09.2019
Кызыл эчле «кабак»!

Кызыл эчле «кабак»!

Көннәр җылы, төннәр салкын. Көз патшалык иткәне сизелеп тора. Озакламый җирне яфрак келәме урынына ак кар да каплар. Шуңа көз аеның мул уңышыннан витаминнар җыеп калырга ашыгыз, дуслар! Кибет-базарларны тутырып карбыз саталар. Аның нинди файдалы икәнен сөйләп тә торасы юк. Бәлки сез дә бакчагызда үстерәсездер әле. Аны кемдер яшелчә, икенче берәүләр җиләк-җимеш, ди. Чынлыкта исә, карбыз кабак, дип атала икән. Башка кабаклылар семьялыгындагы үсемлекләр кебек үк: кавын, ташкабак һәм кыяр да, шул исәптән. Алайса, ник карбызны җиләк-җимеш, диләр соң? Чөнки кабак – җиләк-җимешнең бер төре! Ботаника фәне белгечләре җиләк-җимеш дип, тыгыз кабык белән капланган бик күп орлыклы сусыл йомшак эчле җимешне атыйлар. Карбыз нәкъ шундый бит? Димәк, кавын да, кыяр, ташкабак һәм кабак үзе дә – җиләк-җимешләр! Менә әниегездән кыяр-помидор салаты урынына җиләк-җимеш, яшелчә салаты сорап карагыз әле! Ни дияр икән? Аннары кыярның да җиләк-җимеш икәнен аңлатырсыз...

11.09.2019
«Хат килде»

«Хат килде»

Тырышабыз, эшлибез, үсәбез, җиңәбез! Барысы да сезнең өчен һәм сезнең белән бергә булганда гына тормышка ашырыла, дуслар! «ШАЯН ТВ» каналының «Карусель» каналы уздырган «Главные герои» балалар премиясендә «Ел ачышы» номинациясендә җиңү яулау бәхете әле бик озакка барачак! Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, каналның фәнни консультанты – КФУ профессоры, РФнең ТРның атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, контент мөхәррире Рүзәл Әхмәдиев ТНВ каналында чыга торган “Таяну ноктасы” тапшыруында кунакта булды. Бирегә җыелуның төп сәбәбе, әлбәттә, премиядә җиңү иде, ләкин беренче татар балалар каналының бүгенгесе, киләчәге, гомумән, аның яшәеше турында сөйләшер сүзләр дә күп. Һәм алар бер тапшыруга гына сыеп бетәрлек тә түгел. Тагын да куанычлысы – сезнең белән элемтәдә торуыбыз. Кичә эфирга чыккан тапшыру турында якын дустыбыз мәкалә дә әзерләп җибәргән. Сез дә нинди дә булса вакыйга турында хәбәр итәргә телисез яки башка әйтер фикерләрегез бар икән безнең электрон адрес shayantv@mail.ru га языгыз! “Хат килде” сәхифәсе нәкъ шул максат белән эшен башлап җибәрә. “ШАЯН ТВ” – зур ярдәмче! ТНВ каналында бара торган “Таяну ноктасы” тапшыруының һәр чыгарылышын зур түземсезлек белән көтеп алам. Ә 9 сентябрь көнне эфирга чыккан тапшыруда “ШАЯН ТВ” каналы турында сүз барачагын ишеткәч, тагын да сөендем. Чөнки безнең гаилә өчен бу канал көтеп алынган кунак булды. Нәкъ, шулай! Бик кадерле кунак ул безнең йортта! Балаларның телевизор карарга яратулары беркем өчен дә сер түгел! Ләкин рус телендә мультфильмнар караган саен, баланың күбрәк русча сүзләр кулланып сөйләшә башлавы, хәтта фикер йөртүе борчуга салды. Ә “ШАЯН ТВ” каналын карап, балаларның туган теле камилләшә башлады. Татарча матур, тулы җөмләләр белән сөйләшүләрен күреп күңел сөенә. “Әлбәттә, бу – безнең өчен зур сөенечле вакыйга. Рус телле конкурентлар арасында федераль дәрәҗәдә мондый җиңү – зур җаваплылык. Без үзебезнең канал аша татар мохите булдырабыз, татар балалары тәрбиялибез”, – дип үз фикерләрен җиткерде Рамилә Сәхабетдинова. Дөрестән дә, “ШАЯН ТВ”ның төп максатларының берсе – татар телле балалар тәрбияләү. Һәм җитәкченең фикере белән тулысынча килешәм. “ШАЯН ТВ” каналы ата-аналар, укытучылар тудыра алмаган татар мохите тудыра. Әлбәттә, монда кемнедер гаепләп әйтүем түгел, киресенчә, милли җанлы балалар тәрбияләргә теләүчеләр өчен зур ярдәмче ул! “ШАЯН ТВ” каналы үз алдына киң бурычлар куя. Ул, иң беренче чиратта, Җир шарында күпме халык бар, шуларның һәркайсына татар теленең нинди тел икәнен, аның Россия күләмендә генә түгел, ә бөтен дөньяда кирәклеген тагын бер кат исбатлады. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов татар балалар каналы кирәклеген әйткәч, мин аның булачагына ышандым һәм көттем. Менә ул! “ШАЯН ТВ” “Яңа гасыр” каналындагы балалар һәм яшүсмерләр редакциясе нигезендә оешты. Ә анда акыллы, белемле, чын педагог, тәрбияче һөнәрен алган белгечләр эшләде. Һәм бүген дә “ШАЯН ТВ” каналында укытучылар, тәрбиячеләр, журналистлар хезмәт куя. Һәм канал, иң беренче чиратта, балаларны шәхес буларак формалаштыруда зур роль уйный. 1000 укытучы да биреп бетерә алмаган белемне “ШАЯН ТВ” каналыннан алып була”, – диде укытучылар укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Чынлап та, биредә нинди генә тапшырулар, мультфильмнар һәм сериаллар юк! Иң кызыгы, алар – әти-әниләр өчен дә кызык. Кайвакыт, үзем дә балалар белән мавыгып китеп карыйм, бик күп белмәгән мәгълүматларны ишетәм. “Таяну ноктасы” тапшыруының үзенчәлеге: монда төрле һөнәр ияләре бер темага фикер алыша. Бу юлы психологның да катнашуы бик урынлы булды. Ул белгеч буларак киңәшләрен җиткерде. Психолог Гүзәл Хисматуллинаның “Телевидение баланың телевизор каршында тик утыруын күздә тота”, дигән фикеренә каршы килеп, Рамилә ханым: “Безнең каналда баланы физик яктан да, иҗади яктан да үстерә торган тапшырулар бар. Әйтик, “Тиззарядка”, “Оста куллар” тапшырулары балага тик кенә утырып торырга мөмкинлек бирми”, – диде. Кайвакыт балалар белән үзем дә физик күнегүләр ясыйм. Кәефләр күтәрелеп китә. Ә Мәликә белән, чынлап та, оста кулларга әйләнеп бетәбез! Тапшыруның тагын бер кунагы “Ялкын” балалар журналы мөхәррире Илназ Фазлуллин, камиллеккә чикләр юк, диде. Тапшыруларның еш кабатлануын ассызыклап үтте. Бу мәсьәлә башка әти-әниләрне дә борчый. Әмма моның да үз аңлатмасы бар икән. “ШАЯН ТВ”да тапшырулар алты сәгать саен кабатлана. Беренче сменада укучылар мәктәптән кайткач карый ала, икенче сменада белем алучылар иртән бераз кәефен күтәреп җибәрә. Һәм башка рус телле балалар каналын карасак, берсе дә идеаль түгел. Анда да кабатлаулар күп”, – диде канал хезмәткәре Рүзәл Әхмәдиев. “ШАЯН ТВ” каналы тагын нәрсә өчен кадерлеме безгә? Милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, татар халкына гына хас үзенчәлекләрне балага аңлаешлы итеп күрсәтә торган тапшыру-мультфильмнары белән! Татармульфильм әзерләгән мультфильмнар татар әдипләре әсәрләренә нигезләнеп эшләнә икән. Аларда, заманча технологияләр ярдәмендә, халкыбызның яшәеше тулысынча ачыла. Мондый мультфильмнарның эчтәлеген бөтен балалар аңлап бетермәсә дә, күреп, аны хәтерендә калдыра яки әти-әнисеннән сорый ала. Тапшыру барышында психолог 0+ категориясе белән килешмәве хакында һәм балаларның 5 яшьтән соң гына мультфильмнарның эчтәлеген аңлый башлаулары турында әйтте. Әлбәттә, яңа туган балага телевизор ачып куймый инде ата-ана. Ләкин алар бер яшь тулуга зәңгәр экран каршына тартыла. Ә, бу очракта, “ШАЯН ТВ” әти-әни өчен бер дигән ярдәмче! Беренче татар балалар каналы дөрес юнәлештә эшли һәм куйган максатларына ирешә бара, дип саныйм. Иң мөһиме, заман белән бергә атлый! Телевизорда, интернет аша сайтта карп була, смартфоннарда мобиль кушымта буларак та бар “ШАЯН ТВ”! Әлбәттә, тырнак астыннан кер эзләүчеләр, юктан да гаеп табучылар бар. “ШАЯН ТВ” каналы турында начар фикерләр ишетеп кәеф төшә. Ләкин шундыйларның берсе дә нинди юнәлештә эшләргә соң, хата-кимчелекләрен күрсәтегез әле, дигәнгә җавап кайтара алмый. Чөнки күңеленең иң эчке бер өлешендә булса да, ул аның дөрес эшләвен, куйган максатка тугры калып, бурычларны төгәл үтәп, алга барганын, үсешкә ирешәчәген, балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә якын дустына әвереләчәген белә! Гөлназ Кәлимуллина, Яшел Үзән шәһәре

10.09.2019
Балалар хәйрия эшендә!

Балалар хәйрия эшендә!

12 сентябрь көнне Су спорт төрләре сараенда Россиянең хезмәт герое, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаядан хәйрия мастер-классы узачак.  Мастер-классның төп мәгънәсе «Балалар – балаларга»! Чараның тантаналы ачылышында бары тик балалар гына катнашачак. Алар кечкенәдән үк тормышның яраткан әти-әни, әкиятләр яки телевизордагы мультфильм геройлардан гына тормаганын аңларга тиеш. Кызганыч, шатлык белән бергә кайгы-хәсрәт, авырулар да, кыенлыклар да килә. Һәм нәкъ менә шулар белән көрәшергә нәни геройлар – балаларның яшьтәшләре ярдәм итә ала.  Катнашучы 400 баланың һәркайсына истәлекле бүләкләр, футболкалар, автографлар әзерләнгән. Ә балаларның, үзләре теләгән кадәр күрсәткән матди ярдәме, Анжела Вавилова исемендәге хосписка тапшырылачак.  «ШАЯН ТВ» каналы изге эшләрдән дә читтә калмый. Бу хәйрия чарасына да үз өлешен кертәчәк.

10.09.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск