14.06.2020

«Телеңне йотарлык» бәйге!

«Салават күпере» журналы «Телеңне йотарлык» рецептлар бәйгесе оештыра. Ул 29 нчы апрель - 1 нче июль аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы гаиләләр катнаша ала. Шартлар буенча, бала әнисе (әбисе) белән пешергән ризыкны видеоязмага төшереп, рецептын язып, үзенең (әти-әниенең) инстаграм аккаунтына урнаштырырга тиеш. Катнашучыларның аккаунтлары ачык булу мәҗбүри. Шулай ук @salavatkupere аккаунтын билгеләргә һәм язылырга кирәк.


Тулырак: «Салават күпере» журналы

Главная Программа Видео Шортс Поиск