Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» атналыгы!

«ШАЯН ТВ» атналыгы!

1)    11 ноябрьдә 18:35 сәгатьтә «Бергәләп өйрәник» тапшыруында «ШАЯН ТВ» каналының 1 еллыгына багышланган махсус чыгарылыш. 2)    12 ноябрь көнне «ТНВ» каналы «Манзара» тапшыруында иртәнге сәгать 06:00 «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова белән булган әңгәмәне күрә аласыз. 3)    12 ноябрьдә «ТНВ» каналы «Здравствуйте» тапшыруында «ШАЯН ТВ» каналының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Хәсәнова Резедә Мансур кызы һәм «Сәйлән» проекты финалисты Амелия Феофанова белән туры эфир булачак. Сәгать 8:00 сәгатьтә карамый калмагыз. 4)    Шулай ук «Болгар радиосы»ның «Иртәнге чәй» тапшырунда кунакта «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова булачак. 5)    12 ноябрь «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестивале гала-концертының телевизион версиясе. Сәгать 8:30, 14:30, 20:30, 02:30. «ШАЯН ТВ» кара булырсың кара булырсың шәп бала.

11.11.2019
Ганиев Марат Фоат улы котлый

Ганиев Марат Фоат улы котлый

Хөрмәтле партнерлар һәм хезмәттәшләр! Сезне беренче туган көнегез – Татарстанның тәүге балалар каналы эфирга чыга башлаган көн белән котлыйбыз! «ШАЯН ТВ» балалар каналы – әхлакый кыйммәтләр – гаилә, дуслык, ватанга, туган телгә, туган мәдәният һәм тарихка мәхәббәт үстерә, нәни тамашачыларны милли традицияләр рухында тәрбияли торган Татарстан анимациясенең оазисы. «ШАЯН ТВ» телеканалы да, бер яшьлек дәртле, егәрле бала кебек, ышанычлы адымнар белән безнең балаларның һәм оныкларның киләчәгенә таба атлый! «ШАЯН ТВ» алга таба да үссен һәм чәчәк атсын, ышанычлы дуслар, өметле партнерлар, тамашачылар тарафыннан ихтыяҗ булуын һәм зур популярлык казануын телибез! Иҗади уңышлар насыйп булсын сезгә, кызыклы проектлар, яңа мультфильмнар артсын, кадерле дуслар! Ганиев Марат Фоат улы, «Татармультфильм» балалар анимацион студиясе» җитәкчесе

08.11.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск