Яңалыклар

Чыршы, чыршы без сине...

Чыршы, чыршы без сине...

...сагынып көттек ел буе, дип Яңа елда җырларбыз. Әлегә урамда – алтын көз! Агачлар сарылы-кызыллы күлмәкләрен киде, ә чыршы һәм наратлар, читтән көнләшеп кенә күзәтеп торгандай, яшел килеш кала бирә. Ә сез чыршының ни өчен һәрвакыт яшел икәнен беләсезме соң? Башка агачлардан аермалы буларак, чыршыны яфраклар урынына энәләр бизәп тора. Энәләр дә саргая һәм берәм-берәм генә коела икән. Яфраклар шикелле берьюлы түгел, ә акрынлап, сизелми генә, өч-дүрт ел эчендә чыршы барлык энәләрен алыштыра. Ләкин чыршыда энәләр бик күп, башка бер генә агачта да ул кадәр яфрак юк. Ылыслар дымны күп бүлеп чыгармый, шунлыктан кышкы салкыннарга да түзә. Өстәвенә, яуган карны тотып тора алуы ботакларының ныклыгын дәлилли. Бу агач та ашка үсемлекләр кебек үк үк йоклый икән, әмма кышын түгел, ә вакыт-вакыт кына. Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршы безнең өйләрне бизәсә, урманны ул үзенең ел дәвапмында яшел торуы белән тагын да могҗизалы итә.

18.09.2019
Бу көннән курыкмагыз!

Бу көннән курыкмагыз!

Җомга бүген! 13 сентябрь! Кемнәрдер аны гадәти көн итеп кабул итсә, икенче берәүләр бу датаны ишетүгә куркып кала. Андый курку параскеведекатриафобия дип атала. 13 саны ниндидер тылсымлы көчкә ия, дип саный белгечләр. АКШта хәтта күпчелек биек йортларның 13 каты юк икән, кунакханәләр дә 13 номерлы бүлмәдән баш тарткан. Борынгы майя кабиләләре 13 саны, киресенчә, бәхет китерә һәм бу көнне уңышлы, дип санаган. Испан телле илләрдә 13 датага туры килгән җомгадан түгел, ә сишәмбедән куркалар. Нидерландиянең имминиятләштерү үзәкләре мәгълүматларына караганда, җомга 13енә туры килгәндә, юл һәлакәтләре азрак була икән. Чөнки бу көнне кешеләр саграк йөри, ди. Ә безнең күңелләрдә бернинди дә шик була алмый! Җомга – изге көн! Аның нинди датага эләгүе мөһим түгел! Гомумән, без һәр көннең ничек узачагын бары тик үзебез генә хәл итәбез! Шуңа һәркөнне күңелегездә гел якты уйлар гына булсын!

13.09.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск