06.07.2020

Июль аена ышанулар

Җәйнең уртасы июльнең дә бер атнасы узып китте. Без ай саен табигатькә бәйле халык сынамышларын барлыйбыз. Әйдәгез, июль аеның нинди булачагын бергәләп күзәтик. 

  • Июль эссе булса, декабрь суык килә. 
  • Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көтегез. 
  • Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак. Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
  • Әгәр июльдә билчән күп икән, салкын кыш булачак.   
  • Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алса, яңгырга.
  • Июльдә мул чык - мул кыяр уңышына.
  • Июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка.
  • Урманда җир җиләге һәм кара җиләк өлгерсә, тиздән ак гөмбә китәчәк.

Главная Программа Видео Шортс Поиск