Яңалыклар

Исәнме, мәктәп!

Исәнме, мәктәп!

Нинди матур, якты, күңелле, шул ук вакытта бераз моңсу да көн бүген! Җәй дә җитеп бетмәде кебек, ә сыйныфташларны, яраткан укытучыңны күргәч, кәефләр күтәрелеп китә. Менә шундый хисләр катнашы белән көзгә дә аяк басабыз. 1 сентябрь Белем көне генә түгел, ә матурлык, ягымлылык, чәчәкләр һәм изге теләкләр бәйрәме дә. Нинди гүзәл ул көзнең беренче көне! Ак бантик таккан укучыларны гына күрегез сез! Кулларындагы чәчәк бәйләмнәре, бәйрәмгә ямь өстәп, әйләнә-тирәгә хуш ис тарата. Белем көне – ул әле матур теләкләр, төпле киңәшләр, ачышлар көне дә. Беренче сыйныфлар өчен, яңа тормыш юлына аяк басу булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, тормышларындагы шушы этапка нокта кую, киләчәктәге яңа җиңүләргә зур адым булып тора. Укучыларны шушы күңелле вакыйга белән котларга, «ШАЯН ТВ» каналы 180 номерлы күп профильле полилингваль гимназиягә барды. Дусларыбыз белән күңелле аралашу, тантаналы линейка, истәлеккә фотолар – һәркайсы бу көннең матур хатирәсе булып күңелләргә уелып калыр.

02.09.2019
Безнең зур җиңү!

Безнең зур җиңү!

Республика туган көнендә башкалабыз Казан чын әкият шәһәренә әйләнде. Бәйрәм көнен тагын да ямьләндереп җибәргән төрле мульфильм геройлары Казан парклары, урамнарда нәни дусларының, әти-әниләрнең кәефен күтәрде. Кич белән цирк бинасында ел саен “Карусель” каналы үткәрә торган “Главные герои” милли балалар премиясен тапшыру тантанасы узды. Табигать тә безнең белән бәйрәм итте ул көнне. Кояш, шатлыгын эченә сыйдыра алмагандай, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына килгән дусларын җылы нурлары белән иркәләп торды. Ә анда ни генә юк иде! Төрле мастер-класслар, җыр-бию, уен-көлке, ачык һавада яраткан мультфильмнарны карау, дисеңме?! Ә инде парк уртасына мульфильм геройлары килгәч, балалар белән әти-әниләр дә бик сөенде. “Алар чын! Алар шундый зур!”, дип куанды сабыйлар! Бәйрәмнең иң шатлыклы мизгелләре циркта дәвам итте. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылган бу зур чара, аның һәм башка мәртәбәле кунакларның изге теләкләреннән башланып китте. Цирк – ул могҗизалар урыны! Премия тапшыру тантанасы да тылсымлы кичкә әйләнде. “Карусель” каналы алып баручыларын күрү, мультфильмнарда яңгыраган җырларга кушылып бию, чит төбәкләрдән килгән балалар бергә күңел ачу, алай гына да түгел, зал белән татар телендә сүзләр кабатлау чын могҗизага әйләнде.   Премиянең төп хөкемдарлары да балалар бит! Россия телевидениесендә төп геройларның кемнәр икәнен нәкъ менә алар билгеләде. Иң куанычлысы: «ШАЯН ТВ» ның җиңүчеләр рәтендә булуы иде. Ничә ай гына эшләвенә карамастан, “Ел ачышы” номинациясендә зур җиңүгә ирештек! Бу – безнең уртак җиңү! Тамашачылар никадәр яратып караса, без шулкадәр тырышып эшлибез! Безнең геройлар да сезнең иң якын дусларыгызга әйләнер, дип ышанабыз.

31.08.2019
ТАТАРСТАН!

ТАТАРСТАН!

ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕ Татарстаным җирендә Урнашкан күп шәһәрләр. Якташларымның күбесе Шәһәрдә көн күрәләр. Казан шәһәре бик зур Миллион кеше сыйдыра. Аның борынгы тарихы Үзенә хөрмәт тудыра. Гигант “камАЗ” башкаласы Иң яшь шәһәр ул – Чаллы. Халкының тоткан кыйбласы Сайлаган юлы саллы. Данлыклы сәгать заводы Чистайда бит урнашкан. Ике танышымның берсе Чистай сәгате таккан. Иң укымышлы кешеләр Яшәгән шәһәр Минзәлә. Укытучылар, табиблар Нәкъ шунда әзерләнә. Шәһәрләр белән танышып Тарихларын белегез. Я бер сәяхәткә чыгып Барысын да күрегез! Артур Хәбибуллин Кошлар сайрый тирәктә, Сыгылып үсә таллары. Кайда йөрсәм дә йөрәктә Татарстан таңнары. Гамил Афзал Бу дөньяда мин бер ятим түгел, Горурлыкка тулы хакым бар: Тигезләргә мине тигез иткән Республикам, туган халкым бар. Нурмөхәммәт Хисамов Азат та син, Гүзәл дә син, Әй туган җирем. Күкрәп яшә, Татарстан, Җөмһүриятем минем! Нури Арсланов

30.08.2019
Бәйрәм белән, Татарстан!

Бәйрәм белән, Татарстан!

Бүген зур бәйрәм – республикабыз, башкалабыз туган көне! Бу бәйрәм Татарстанның төп байлыгы булган төрле милләт вәкилләренең дус-тату тормышын, бердәмлеген, ярдәмләшеп яшәвен күрсәтә. Татар иленең төрле юнәлешләрдә бөтен дөньяга танылуы да шуның белән бәйле! Нинди зур чаралар үтә безнең шәһәрдә! Алга таба атлап кына түгел, ә чабып бара торган Татарстаныбызда озак еллар шулай рәхәт һәм бәхетле тормыш итәргә язсын! Бәйрәм уңаеннан, республикабыз турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез: · Бездә ике дәүләт теле: татар һәм рус теле бар. · Мәйданы буенча Татарстан Республикасы Латвия кадәр. · Республикада 173 төрле милләт вәкиле яши. Шуларның яртысыннан күбрәге – татарлар. · Казан – Россиянең өченче башкаласы. · Көнчыгыш Европаның ике иң зур Идел һәм Нократ елгалары Татарстан территориясе буйлап ага. · Республикабыз башкаласы Казанның тарихы мактанырлык! Ул – Казан патшалыгының, Казан ханлыгының мәркәзе булган шәһәр! · Казан метросы дөньядагы иң кыска метро буларак, Гиннеслар китабына кертелгән. · Казан – чүп-калдыкларын мөстәкыйль рәвештә яңадан эшкәртә торган Россиядәге бердәнбер шәһәр. · Бөек Болгар тарихи комплексында дөньядагы иң зур Коръән саклана. Аның авырлыгы – 800 кг.

30.08.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск