Яңалыклар

Чемпионатка – бушлай билет!

Чемпионатка – бушлай билет!

Бүгеннән Казан “Оста куллар” чемпионаты рухы белән яши башлаячак. Әгәр сез дә төрле илләрдән җыелган абый-апаларның нинди сәләтләргә ия икәнен, ничек итеп торт пешергәннәрен яки кирпеч салганнарын күрергә теләсәгез, һичшиксез, әти-әниегезне “Казан Экспо”га барырга күндерегез. Чемпионат кысаларындагы ярышларны бушлай карау мөмкинлеге бар икәнен алар бәлки белмидер дә әле. Бушлай билет алу өчен, әллә нинди авыр юллар аша узасы юк. WorldSkills 2019 чемпионаты сайтына https://worldskills2019.com/ru/ кереп, теркәлү узарга һәм теләгән көнгә билет алырга кирәк. «Бушка алынган билет белән чарага керү буенча чикләүләр юк. Бары тик күргәзмә үзәгенә килгәндә, анкетада ничә кеше булачагын искәртергә онытмагыз. Чемпионатка 12 яшькә кадәр балалар әти-әнисе белән генә керә ала, аларга аерым билет һәм теркәлү кирәкми», – дип хәбәр ителә чемпионат сайтында. Иң мөһиме, электрон билетны кәгазьгә бастырырга онытмагыз, чөнки телефон аша штрих-код укылмаска мөмкин. Озын җәйге ялларның соңгы көннәре дөньякүләм чемпионатка туры килде. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, дуслар! Кем белә, бәлки нәкъ менә сез дә, чемпионат барышында күргәннәрегезгә нәтиҗә ясап, киләчәктә дөрес һәм үзегезгә ошаган һөнәрне сайлый алырсыз!

23.08.2019
WorldSkills Kazan 2019! Рәхим ит!

WorldSkills Kazan 2019! Рәхим ит!

WorldSkills Kazan 2019! Рәхим ит! 22 август – Россиядә 2019 елның тарихи көне! Башкалабыз Казан 45 нче тапкыр уза торган һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын каршы ала. Чемпионатның тантаналы ачылышы бүген 19:00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак. 22-27 август көннәрендә чемпионатта 63 ил һәм төбәкләрдән 56 компетенция буенча 1300 оста катнашачак. Дөньякүләм чараны уздыру хокукын Казан WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә кергән илләр тавыш бирү нәтиҗәсендә алды. Россиядә исә, WorldSkills Russia хәрәкәте 85 төбәкне үз колачы астына ала һәм кадрлар әзерләү буенча иң алдынгы проектларның берсе булып тора. Чемпионатка әзерлек белән бәйле берничә кызыклы фактка да тукталып үтәбез. Махсус шушы чара өчен, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә якынча 76000 кв.м. конструкция җиткерелгән. Бу Мәскәүдәге Кызыл мәйдан кадәр урын, дигән сүз. WorldSkills дөнья чемпионаты заманадан артта калышмый. 2019 елда катнашучылар беренче тапкыр «Су технологияләре» һәм «Кунакханәдә администраторлык» компетентлыклары буенча ярышачак. Иң күп бер төрле материал «Матбугатта басма технологияләр» компетентлыгы өчен кирәк булачак: 150 000 кәгазь бите алынган. «Сантехника һәм җылыту» буенча ярышучыларга 30400 шөреп әзерләнгән. Ресторан сервисы белгечләре 1000 коктейль таякчыгыннан файдаланачак. Архитектор-ташчыларга 5 төрле таш кирәк булачак. Моннан тыш, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын оештыру өчен, махсус 24800 кирпеч, 1944 стакан, 450 кәгазь пешекче башлыгы, 24838 тере чәчәк, 2 вертолет, 35 000 м электр чыбыгы алынган. Чемпионатта катнашучылар WorldSkills авылында яшәячәк. Әлеге заманча авылда бик яхшы шартлар тудырылган. Конкурслар арасында осталар ял иткәндә, Авыл җирлегендә махсус зона хезмәт күрсәтәчәк. Анда көн саен күңел ачу программасы, төрле мастер-класслар һәм уеннар каралган. Чит ил кунакларын да, шәһәребез халкын да һәр җирдә чемпионатның төп талисманнары Алмаз исемле егет белән Алтын исемле кыз сәламләп тора. Алар фәннең, техниканың һәр өлкәсендә дә өлгер, WorldSkills компетентлыкларын үзләштергәндә дә авырлыкларны тиз хәл итәргә сәләтле. Алардагы күркәм сыйфатлар һәркемгә, шул исәптән, әле үсеп килүче буынга да күчәр, дип ышанып калабыз.

22.08.2019
Шаян һәм файдалы яллар!

Шаян һәм файдалы яллар!

Узган ялларда Казан үзәге чын мәгънәсендә кайнады! Камал театры мәйданына татарның каймагы “Печән базары” фестиваленә җыелды. Татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына кереш булды, дияргә мөмкин. Чөнки чарада татар халкының иң оста кыз һәм егетләре үзләренең оригиналь, йөрәк җылысын биреп, кулдан эшләнгән затлы әйберләрен тәкъдим итте. Хәтта бал, казылык, сыек майлар, сөт ризыклары һәм башка тәм-томнар да алырга мөмкин иде. Фестивальгә килүчеләр матди байлык кына түгел, ә рухи азык та алып кайтып китте. Чөнки чараның программасы гаҗәеп бай иде: төрле мастер-класслар, лекцияләр, батллар һәм башка төрле бик күп файдалы мәйданчыкларда ял итү мөмкинлеге тудырылды. Әлбәттә, “ШАЯН ТВ” каналы да читтә калмады. Фестивальгә әти-әниләре белән килгән балалар күңеленә безнең мәйданчык аеруча хуш килде. Нәни дуслар белән бергә төрле кул эшләре башкардык, гаҗәеп тәҗрибәләр эшләдек, слайм ясау буенча мастер-класс әти-әниләргә дә бик ошады. Чарадан без дә бик канәгать калдык, дуслар. Аралашу, якыннан танышу, фикер алышу безгә тагын да илһамланып эшләргә көч бирде. Чарадан барлык фотосүрәтләр

19.08.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск