27.05.2020

Китапханәчеләр көне!

27 майда Россиядә Китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Барлык китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Китап кадерен белгән укучыларыгызның артуын телибез!

                «Китап һәм балалар»

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.
Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып, 
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шаркылдашып. 
                                                          Мәҗит Гафури

Главная Программа Видео Шортс Поиск