Яңалыклар

БӘЙГЕ - «Мин татар баласы»

БӘЙГЕ - «Мин татар баласы»

«Мин – татар баласы» Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин – татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итә! Бәйгенең максаты – татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү. Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган. Номинацияләр: ·                   «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр) (11-15 яшьлекләр); ·                   «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (7-10 яшьлекләр) (11-15 яшьлекләр); Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 1 июленнән 22 сентябренә кадәр кабул ителә. Рәсем яки кул эшеңне сыйфатлы фотога төшереп, [email protected] / [email protected] электрон адресына җибәр! Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә! Катнаш! Нигезләмә Катнашучы гаризасы

01.07.2021
Тиздән!

Тиздән!

Сез көтеп алган ПРЕМЬЕРА! «ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект – «Биюbattle» («Бию баттл») башлана! Бию баттл ул – заманча музыка, халык биюе һәм классик хореографиянең иң яхшы үрнәкләре! Биредә республикабызның иң көчле бию төркемнәре осталыкта ярыша! 3 ай дәвамында республикабыздан кала, чит төбәкләрдә яшәүче балалар коллективлары батлда катнашу өчен гаризалар юллады. Үзбәкстан, Пенза, Удмуртия, Ульян өлкәсенең, Татарстан Республикасының төрле районнарындагы сәләтле яшьләре безгә үзенчәлекле биюләрен күрсәтте. 34 бию коллективы, меңләгән бала йөзләгән репетиция сәгатьләре, дистәләгән йокламаган төннәр... Һәм ниһаять 6 төркем финалга чыкты. Финалга узучылар көндәше белән ярыша. Биредә алар җюри әгъзаларына 3 бию тәкъдим итә. ·                   Соло яисә дуэт ·                   Кече формадагы биюләр, аларны 6 кеше башкара ·                   Ансамбль белән башкарылган биюләр Катнашучыларны йолдызлы жюри бәяли: М.Җәлил исемендәге опар һәм балет театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Олег Ивенко, "Казан" (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм башкалар. Барлык биюләрне караганнан соң, профессионаллар үз фикерләрен әйтә һәм җиңүчене ачыклый. Нигезләмә Катнашучы гаризасы

22.06.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск