Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы!

«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы!

Бүген Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылышы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде! 2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән "ШАЯН ТВ" телеканалында "ШАЯН ТВ" "Тик Ток" фабрикасы үз эшен башлап җибәрде. «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы – нәрсә ул? «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — ул контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе. Контентны исә 5 тематик юнәлеш тәшкил итә: -       Татар телен өйрәнү; -       Күңел ачу контенты; -       Төп геройлар белән аралашу; -       Юмористик контент; -       Халык иҗаты Фабриканың эшчәнлеге бөтен дөнья татар балалары өчен махсус контент ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын өйрәнер өчен мөмкинлек тудыра. Аның төп максаты да - татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү. Сорауларыгыз калдымы? Алайса сылтама аша узыгыз!

20.08.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск