Яңалыклар

«Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясе!

«Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясе!

19 сентябрьдә 10-17 яшьлек укучылар арасында үткәрелүче «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясенә гаризалар кабул итү тәмамлана (https://www.glagolitsa-rt.ru/). Бәйгедә катнашу - түләүсез. Проза, поэзия, тәрҗемәләр, комикслар, һәм башка рус һәм татар телләрендәге жанрларда катнашырга була. (Положение о Конкурсе https://www.glagolitsa-rt.ru/rules/). Финалистлар танылган язучылар - жюри әгъзалары: Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Ольга Варшавер һәм башкалар белән әдәби сменага бушлай юлламалар алачаклар. Ул 2022 елның 14-18 ноябрендә «Звездный» лагеренда узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2022 елның 18 ноябрендә «Әкият»курчак театрында үтәчәк. Приз фонды: планшетлар, китапханә өчен җыелма наборлар, төп приз исә - «Бәллүр ябалак» сыны. Укытучылар һәм остазлар премия дипломнары һәм рәхмәт хатлары белән белән бүләкләнәчәк. Бәйгедә катнашу өчен 2022 елның 19 сентябрьенә кадәр https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында теркәлергә һәм нигезләмә таләпләренә туры килә торган конкурс эшен беркетергә кирәк. Премиянең оештыру комитеты: https://www.glagolitsa-rt.ru/ +7 (843) 5-610-612 glagolitsa-rt@yandex.ru

12.09.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск