«Созвездие-Йолдызлык»та кунакта
Бүген «ШАЯН ТВ телеканалы Арчада узган «Созвездие-Йолдызлык-2022» фестиваленең зона этабында кунакта булып кайтты. Фестивальдә катнашу өчен бирегә 7 районнан: Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнарыннан катнашучылар җыелды. Бүген Әтнә, Теләче һәм Арчадан килгән талантлы балалар чыгыш ясады. Барысы 120 йолдызчык сәхнә түрен балкытты. Иң яхшы номерлар жюри тарафыннан фестивальнең гала-концертына сайлап алынды. Катнашучыларның чыгышларын турыдан-туры эфирда http://yold.ru сайтында карарга мөмкин иде. Безнең Шаяныбызга да бик күңелле булды бүген. Ул балаларны каршы алды, алар белән уйнады, фотога төште, истәлекле бүләкләр белән сөендерде.
17.03.2022