Яңалыклар

«Көмеш кыңгырау»сыз – күңелсез ул!

«Көмеш кыңгырау»сыз – күңелсез ул!

«Көмеш кыңгырау» – балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыгучы бердәнбер газета. Киләсе ел башыннан Татарстанда гына түгел, Россиядә дә тарала башлаячак ул.  Журналлардан аермалы буларак, балалар, яшүсмерләр иҗатына күбрәк урын бирә ала «Көмеш кыңгырау». Нинди генә язмалар юк бездә! Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр дә язалар малайлар-кызлар, уңышлары, җиңүләре, шатлык-сөенечләре һәм кызыклы фикерләре белән дә уртаклашалар. Һәм менә шуларның барысын бергә җыйгач... бик шәп, матур бизәлешле балалар-яшүсмерләр газетасы килеп чыга!  «Көмеш кыңгырау» белән хезмәттәшлекнең тагын бер уңай ягы бар бит әле аның – редакция белән даими элемтә тотучы яшь хәбәрчеләребез  Татарстан язучылар берлеге белән берлектә игълан ителгән Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә дә исәп тота алалар.  Инде иң мөһимен әйтик – 4-14 октябрь көннәрендә «Көмеш кыңгырау»га, 2022 елның I яртыеллыгына, ташламалы бәя белән (485,88 сумга)  язылырга мөмкин. Газетаның индексы – П2370. «Көмеш кыңгырау»сыз калмагыз, кадерле дуслар! Бергә-бергә күңеллерәк бит!

08.10.2021
Финалистлар билгеле!

Финалистлар билгеле!

3 ай дәвамында без Республикабызның төрле төбәкләреннән гаризалар кабул иттек. 5 көн профессиональ жюри командасы иң яхшы эшләрне сайлады! Һәм, ниһаять, без финалистлар исемлеген тәкъдим итергә әзер.   1)  Антипьев Заһит  «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (7-10 яшьлекләр) 2)  Вәлиева Сөмбел 3)  Ганиева Зилә 4)  Зиязова Элина 5)  Минһаҗева Алинә 6)  Солтанова Гөлфия 7)  Сәитова Аделина 8)  Хәмидуллина Әнисә 9)  Әүһәдиева Мәрьям 10)  Әхмәтова Алсу 1)  Бикиева Дилә ·«Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр»   (11-15 яшьлекләр); 2)  Закирҗанов Камил 3)  Искәндәров Айрат 4)  Кочурова Ольга 5)  Кәлимуллина Азалия 6)  Мөбәрәкҗанова Камилә 7)  Мөзәффәров Әмир 8)  Скрипачев Матвей 9)  Хәйруллина Зилә 10)  Хәсәнов Адель 1)  Гәрәева Язилә «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр) ; 2)  Зиннурова Ләйсән 3)  Мөхәммәтдинов Әхмәд 4)  Насыйбуллова Мәрьям 5)  Нуртдинова Ралинә 6)  Петрова Арина 7)  Хәмзин Раяз 8)  Хәмзина Рузия 9)  Шаһиев Ризван 10)  Әхмәдишев Раяз 1)  Вәлиуллина Альмира «Иң яхшы рәсем» (11-15 яшьлекләр); 2)  Григорьева Екатерина 3)  Гульманов Дамир 4)  Королева Анна 5)  Меркулова Юстина 6)  Нагимова Дилә 7)  Рәхимова Чулпан 8)  Сәмитова Алия 9)  Салахеева Гулия 10)  Шакирҗанов Самат Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз, ә бәйгегә кызыксындыру белдергән һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!  Икенче этап - онлайн тавыш бирү чарасы 2021 елның 1 октябрендә старт алачак.  

30.09.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск