Яңалыклар

13 май - тузганаклар көне!

13 май - тузганаклар көне!

Май аенда бөтен бакчалар һәм болыннар сап-сары тузганак чәчәгенә күмелә. Әлеге «кояш чәчкәләре»н яратмаган, аларга карап сокланмаган кеше юктыр! Бүген – тузганак чәчәге көне икән! Шул уңайдан тузганак турында кызыклы фактлар белән танышып китик: 1. Тузганак һәр көнне иртәнге сәгать биштә ачыла һәм көндезге өчтә ябыла. 2. Алар болытлы көнне яки дымлы һавада йомылалар. Чынлыкта исә, аларның серкәләрен дымнан саклау өчен яшел касәсенә сары чәчәкләрне яшерә. 3. Бөтендөнья сугышы вакытында немецлар тузганак тамырларыннан эчемлек ясап эчкән. Аның тәме белән кофега охшаган. 4. Италиядә рестораннарда әлеге чәчәктән төрле ризыклар пешерәләр һәм кибетләрдә дә әлеге «сары кояшлар» белән сату итәләр. 5. Тузганакның орлыклары 100 км очып барырга сәләтле. 6. АКШның Огайо штатында май аеның беренче шимбәсендә тузганаклар көнең бәйрәм итәләр. Бу көнне кешеләр үзләрен тузганаклар белән бизиләр һәм әлеге чәчәкләрдән әзерләнгән ризыклар белән сыйланалар. 7. Кавказда — куе кызыл, Тянь-Шанда аксыл шәмәхә төстәге тузганаклар үсә. 8. Тузганак — бик файдалы үсемлек, ул тимер, фосфор, калий, инулин, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай.              

13.05.2022
«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды

Күптән түгел, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә үткәрелә торган «Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Барлыгы редакциябезгә 114 җыр килде. Хәзерге вакытта эшләрне бәяләү, сайлап алу процессы бара. Бүген әлеге җырларны бәйгенең жюри утырышында карадылар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әйтергә кирәк, авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Бәйгегә килгән һәр җырга авторлар һәм башкаручылар үз күңел җылысын салган. Аларның һәрберсе төрле, кабатланмас. Һәрберсенең үз тарихы, тирән мәгънәсе, якты киләчәге бар. Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт әйтәбез! Бик тиздән икенче этапка үткән җырлар исемлеге билгеле булачак! Алар 11 май көнне сайтка эленәчәк һәм тавыш бирү этабы башланачак. Тавыш бирү бер атна дәвам итәчәк.            

05.05.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск