Елмаеп, көлеп алыйк!
Айнур кәнфит тышында кысла күрде дә: - Бу кәнфит кысла турында, - дип куйды. Китап тышлыгы белән бутады бугай. ***** Икенче көн инде “Красная шапочка” әкиятен укыйбыз. Бу юлы “Красная шапочка”ның сурәтен күрде дә: “Урра, бүре әбине ашамаган!” – дип кычкырып җибәрде. ***** Айнурга йолдыз рәсеме ясап бирдем. Күрше кызы Алсу кергән иде, мактана башлады. - Бу йолдызны үзем ясадым! Алсу ышанмый: - Юк, әниең ясаган аны! – ди. Айнур: - Юк шул, әтием ясады! – дип үзе дә сизмәстән дөресен әйтеп ташлады. ***** Айнур пластилиннан песи белән тычкан ясаган. Шулар белән уйнап утыра: тычканны песидән ашата. Ашата-ашата да миннән сорый: - Әти, нишләп песи тычканны һаман ашап бетерми инде?
19.01.2023