Яңалыклар

Йокы ни өчен мөһим?

Йокы ни өчен мөһим?

Бүген – йокларга яратучылар көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәм – күбебезнең яраткан бәйрәмнәреннән берсе булыр иде, мөгаен, чөнки йокларга һәркем ярата! Еш кына эш яки күңел ачу өчен, без йокыдан баш тартабыз. Югыйсә, ул бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган ял. Йокы бозылудан барлыкка килгән проблемалар турында күбебез белми. Әйтик, инсульт, инфаркт, яман шеш авырулары барлыкка килү куркынычы арта, эшкә сәләтлелек кими, иммунитет, гомумән, тормыш сыйфаты начарлана. 1. Йоклаганда иммунитет ныгый, шуңа күрә сезонлы авырулар вакытында иң беренче чиратта йокыны туйдырырга кирәк. Мәсәлән, атна буе 6 сәгать кенә йокласаң, 700 генның (күбесе иммунитет өчен җавап бирә) эшчәнлегендә тайпылышлар күзәтелә. 2. 6 сәгатьтән ким, 9 сәгатьтән артык йоклаганнарда йөрәк-кан тамыры системасы авырулары, депрессия барлыкка килергә мөмкин. Озак яшәүче кешеләрнең күбесе яхшы йоклау гомерне озайта, дип саный. 3. Кеше көненә уртача сигез сәгать йокларга тиеш. Әгәр дә һәр көн аз йоклап, йокы туймый башласа, хәтер начарлана башлый. 4. Төшке аштан соң бераз йоклап алу файдалы икән. Галимнәр ачыклаганча, көндез йоклап алучыларның эшче хәтере, сөйләме, урында ориентациясе яхшырак була. 5. Йоклаганда баш мие туктаусыз эшли. Көн дәвамында җыелган мәгълүматны хәтергә туплый. Шуңа да йокысы туйган кеше яңа мәгълүматны яхшы кабул итә. 6. Иртә ятып, иртә тору күпкә дөресрәк. «Ябалак»лар соң ятканга күрә йә аз йоклый, чөнки эшкә йә булмаса укырга барасы бар. Яки инде төшкә кадәр озак йоклыйлар. Иң яхшысы – «тургай» булу. Кеше, теләгәндә, «ябалак»тан «тургай»га әверелә ала икән. 7. Йокларга ике-өч сәгать кала, актив физик күнегүләр ясамаска, авыр ризыклар ашамаска һәм бүлмәне җилләтергә кирәк. Урамда йөреп керү, бәйләү, чигү, китап уку яхшы. 8. Йокы - кәеф чыганагы. Төнне йокысыз уздыручы көндез кәефе кырылуын сизә, тиз кызып китә. Йокысы килгән кешене бернәрсә дә кызыксындырмый.                                                      

07.12.2022
Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә!

Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә!

Бүген, 6 декабрь көнне Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә! Санта бабайга ничә яшь тулуы, ни өчен аның һәрвакыт кызыл киемдә йөрүе һәм башкалар турында танышыйк! * Кем ул Санта? Сантаның прототибы рус халкының изге Николае булган һәм ул бөтенләй дә Төньяк полюста яшәмәгән. Ә Санта-Клаусның туган урыны Төркия территориясендә урнашкан Анатолия ярымутравы санала. * Аңа ничә яшь? Санта-Клаус 1809 елда барлыкка килә. Кайчандыр ул балаларга бүләкләрне 6 декабрьдә өләшсә, үзгәртеп кору елларында әлеге көн 24 нче декабрьгә үзгәрә. * Каян барлыкка килгән? Америкада Санта турында 1650 елларда Яңа Амстердам җирлегенә (хәзерге Нью-Йорк) нигез салган голландлылар ярдәмендә беләләр. Нәкъ менә голландиялеләр анда үз традицияләрен алып киләләр, ә менә инглиз пуританнары, киресенчә, Раштуаны озак вакыт танымаганнар. Голландиядә изге Николайның исеме Синтерклаас дип атыйлар. Әйтелештәге кыенлыклар аркасында Синтерклаас Санта-Клауска әйләнә. * Ни өчен Санта-Клаус һәрвакыт кызыл киемнән? Санта-Клаус һәрвакыт кызылдан йөрмәгән. Башта ул күзгә ташланмый торган коңгырт толып кигән һәм ничектер игътибарсыз кала торган булган. Тора-бара ул төсләрен яшелгә, алтынга һәм зәңгәр төсләргә алыштырган. Кафтан һәм кызыл төстәге шапканы Сантага Кока Кола компаниясе бүләк иткән, ул аның образын кыш көне эчемлек сатуны арттыру өчен кулланган һәм Сантаның костюмын үзенең фирмасы төсенә буяган. * Санта-Клаус кайда яши? Сантаның яшәү урыны – Лапландия.

06.12.2022
«Пепе» мультсериалын карыйсызмы?

«Пепе» мультсериалын карыйсызмы?

«Пепе» мультсериалы кечкенә малай Пепеның һәм аның туганнарының тормышы турында сөйли. Ул бернигә дә кайгырмыйча бәхетле тормышта яши. Әлеге искиткеч мультсериал сезгә һичшиксез ошаячак, чөнки аның төп герое – нәкъ сезнең кебек үк! Һәр серия Пепе тормышының бер көнен тасвирлый. Ул һәрвакыт төрле кызыклы ситуацияләргә эләгә һәм барысын да үзе хәл итә. Бу шук малайның әти-әнисе аның өчен бик борчыла, чөнки кайвакыт Пепеның кызыксунулары бик тирәнгә керә. Пепеның бертуган апасы Бебба бик рәхәтләнеп энесе белән маҗаралар эзләргә китә. Ләкин алар белән булган вакыйгалар эзсез узмый. Көн саен бу геройлар дөньяны күзәтеп, күп кенә яңа һәм кызыклы яңалыклар беләләр, ә безне караучы нәни дусларыбыз исә алар белән могҗизалар иленә бергәләп сәяхәт кыла алалар! «Пепе» мультсериалын дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

05.12.2022
Әкият илендә: « Комсызлык бәласе»!

Әкият илендә: « Комсызлык бәласе»!

Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да, сыр тигез булмас төсле күренгән аларга. — Бирегез, үзем бүлеп бирим, — дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган. — Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары. Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе. Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр. Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган. — Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп. — Ашагыз, тәмле булсын! Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар. Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.                                                                                         Венгр халык әкияте  

02.12.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск