«Белем җәүһәрләре» бәйгесендә - ГРАН-ПРИ!
«ШАЯН ТВ» балалар каналы «Белем җәүһәрләре» XIII Дөньякүләм интернет проектлар бәйгесендә җиңү яулады! Каналның рәсми сайты ГРАН-ПРИга лаек булды! Мәдәният, мәгариф өлкәләрендә иң файдалы интернет-проектларны исә «Пирамида» сараенда бүләкләделәр.
Яраткан каналыбызны чираттагы җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә бөек үрләр һәм уңышлар телибез! Без сезне алга таба да мавыктыргыч проектларыбыз белән сөендерүебезне дәвам итәрбез!
