14.08.2025

Казанда театр яратучылар өчен зур яңалык

Кәрим Тинчурин исемендәге театр Камал театрының иске бинасына күчәчәк – Кабан күле буендагы матур бинага.
Хәзер әзерлек эшләре бара, ә инде октябрь аенда биредә беренче спектакль күрсәтеләчәк. Бу – яңа, шул ук вакытта тарихи йорттагы Тинчурин театрыннан беренче премьера булачак.

  • Камал театры бинасы бик матур һәм тарихи.
  • Анда зур сәхнә һәм күп тамашачы урыннары бар.
  • Театрга яңадан килеп, яңа спектакльләр карарга мөмкин булачак.

Ә без исә беренче спектакльне һәм сезон башын зарыгып көтәбез.

Главная Программа Видео Шортс Поиск