Яңалыклар

Карлыган көненә 10 кызыклы факт
Кызыклы фактлар

Карлыган көненә 10 кызыклы факт

14 июль – иң файдалы җимешләрнең берсе, карлыган көне билгеләп үтелде. Карлыганны даими куллану иммунитетны ныгытуы барыбызга билгеле. Әлеге җимеш турында турында 10 кызыклы факт: 1. Бу җиләк бик күп җирләрдә үсә. Аны бары тик ике континентта — Австралия һәм Антарктида гына үстермиләр. 2. Иң файдалы һәм тәмле карлыган-кыска һәм эссе җәйле районнарда, шул исәптән төньяк киңлекләрдә дә үсә. 3. Өлгермәгән карлыганда с витамины өлгергәндәгегә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә балаларны куактан: «ашамый тор, әле, өлгермәгән», - дип куарга кирәкми. 4. Дөньяда йөз ярымнан артык төрле төстәге карлыган бар, әмма, күпчелек кешеләргә бары тик кара, кызыл һәм агы гына билгеле. 5. Карлыган яфраклары аның җиләкләре кебек үк диярлек витаминнарга бай, шуңа күрә аларны йорт консервлары ясаганда борын-борыннан кулланалар. 6. Кайчандыр карлыган «монастырь җиләге» дигән исем астында билгеле булган, чөнки аны барлык монастырьларда диярлек үстергәннәр. 7. Карлыган радиацион нурланыш нәтиҗәләрен организмнан чыгара. 8. Биологик күзлектән караганда карлыганның якын туганы-крыжовник. 9. Карлыганның дөнья буйлап таралуы каян башланганын берәү дә төгәл белми, әмма бу үсемлекнең ватаны - Азия дип фаразлана. Әмма Россия карлыган үстерү күләме буенча дөньяда беренче урында тора. 10. Кара карлыганнан азык-төлек производствосында кулланыла торган табигый буягыч ясала. Карлыган белән сыйланып, үзегезгә ел буена җитәрлек витамин җыеп калырга ашыгыгыз!  

15.07.2024
Питрау җитте - җәй үтте
Популяр яңалыклар

Питрау җитте - җәй үтте

12 июль – керәшеннәрнең җәйге бәйрәме, Питрау көне. Җәйнең кыл уртасы дигән сүз. Борынгылар питрау җитте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Әлеге бәйрәм җәй көненең чиге дип билгеләнгән. Халык аны печән өсте, урак өсте, көз башы дип каршылаган. Шулай ук Питраудан соң кошлар да сайравыннан туктый. Чыннан да, игътибар итеп карагыз әле, бу көнне нәкъ көндезге 12дә кошлар тынып кала. Үсемлекләр дөньясында да үзгәрешләр башлана. Питрауга кадәр җыеп киптерелгән дару үләннәре, чәчәкләр бик шифалы булып санала. Бүгеннән соң аларның шифасы бетә дигән ышану йөри. Мунча себеркесен дә бу көнгә кадәр әзерләсән, яхшы саклана. Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә; әгәр күке кычкыраудан туктаса, кыш иртә килә дигән сынамышлар яши. Әйдәгез тикшереп карыйк әле! Бу көнгә булган ышанулар табигатьнең алга таба торышында нинди үзгәрешләргә китерер икән?  

12.07.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск